Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашаганны "яндырып" бетерергә кирәк дигән киңәш дөресме?

Ашаганны "яндырып" бетерергә кирәк дигән киңәш дөресме?

news_top_970_100
Ашаганны "яндырып" бетерергә кирәк дигән киңәш дөресме?
Галимнәр фикеренчә, "күпме ашасаң, шуның кадәр калорияне "яндырырга" кирәк дигән киңәш дөрес түгел. Бу хакта "Российская газета" яза.

Идел буе тикшеренү медицина университеты доценты Павел Загоскин фикеренчә, симерү профилактикасы кеше дөньяга туганчы ук башланырга тиеш. Булачак әни дөрес тукланырга һәм физик күнегүләр эшләргә тиеш, шулай ук гормональ статусны контрольдә тоту, бавыр, эчәк һәм үт куыгы юлларын тикшереп тору зарур.

Загоскин тикшеренү нәтиҗәләрен китергән: баксаң, үт куыгы кислоталары тән авырлыгын контрольдә тота ала икән.

Үт функциясе эчәк эшчәнлегенә генә ярдәм итә диюләре дөрес түгел, дигән галим. Үт куыгы кислоталары гормоннар ролен дә үти икән.

Шуңа да "күпме ашасаң, шуның кадәрле "яндыр" дигән формула дөрес түгел, ди Загоскин. Әле алай гына да түгел, бу киңәш зыянлы булырга мөмкин, чөнки энергия бары хәрәкәткә сарыф ителә. Мәсәлән, кеше нәрсәдер ашаган икән, аның эчәкләре эшли башлый, кан әйләнеше яхшыра, тәне җылына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100