Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашаган белми, тураган белә: “Ипи бездә бик арзан, ул 100 сумнан да ким булмаска тиеш”

Авыл хуҗалыгы продукциясенең сатып алу бәясе һәм кибетләрдәге бәяләр һәрвакыт ризасызлык тудыра: "Ашлык уңды, нигә ипи бәясе кыйбат? Бездән сөтнең литрын ун сумга сатып алалар, нигә кибеттәгесе утыз сум тора?" Игеннәр мул уңыш вәгъдә итә – быел бәяләр нинди булыр?

news_top_970_100
Ашаган белми, тураган белә: “Ипи бездә бик арзан, ул 100 сумнан да ким булмаска тиеш”

Кырдагысы түгел, амбардагысы кыйммәт дисәләр дә, игеннәр торышы куандырырлык. Быел Татарстанда җәй яңгырлы килүгә карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уфтанмый. “Уңыш потенциалы бик югары”, дип бәяләмә бирде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Ач калмыйбыз, шөкер.  Әмма, гадәттә, икмәк уңган елны аның бәясе дә төшә. Ипи бәясе нинди булыр?

Быел Россия аграрийлары 77 миллион тонна бодай суктырырга җыена. Уңыш яхшы булу, никадәр генә гаҗәп тоелмасын, игенчеләргә кире яктан да тәэсир итә.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин моны хәзердән үк искәртә.

– Быел яңгырлы ел булганга, уңыш узган елгыдан күбрәк булачак. Әмма шул ук яңгырлы һава торышы бодайның аксымын азайта. Дөнья базарында ашлык бәясе 185-205 АКШ долларын тәшкил итә. Сумнарга әйләндергәндә, бу, НДСны да исәпләп, тоннасына 13-13,5 мең сум дигән сүз. Россия базарында икмәккә бәя кими бара, чөнки бездә саклау өчен мөмкинлекләр аз. Ашлыкны диңгезгә кадәр илтү дә кыйммәткә төшә, – диде ул.

Бүген кибетләрдә ипи уртача – 32, батон 37 сум тора. Әмма игенчеләр никадәр мул уңыш алмасын, кибет киштәсендәге ипи бәясе төшми. Чөнки без көн саен кулыбызга ала торган бер кирпеч ипидә ашлык бәясе гомум ипи хакының 40 процентын гына тәшкил итә. Калган сумма нәрсәгә карап төзелә соң?

Ипинең ничә сумы игенче кесәсенә китә?

Аграр базар конъюктурасы институты мәгълүматларына карасаң, ипи сатудан иң зур табыш кибет тотучыга кала. Ул бәяне үзе теләгәнчә куя һәм үстерә ала. Ипи сатып алганда акчаның күпме өлеше игенчегә бара?

Сатучыга – арзан, алучыга кыйммәт, диләр. Әмма ипи-сөт бәясенә килгәндә, фикерләр төрле.

“Ипи сату – табышлы хезмәт түгел”


– Бездә ипи бик юнь. Татарстанда да, Россиядә дә, – ди икътисадчы Таһир Дәүләтшин. – Минем уйлавымча, ипи кыйммәтрәк торырга тиеш. Ә ипи алырга мөмкинлеге булмаганнарга субсидияләр бирергә кирәк. Бездә икътисади вәзгыять бодай үстерүчегә дә, он тартучыга да, ипи пешерүчегә дә бер үк. Ипи җитештерүнең рентабельлеге юк дәрәҗәсендә. Соңгы вакытта ипи сату теләр-теләмәс товар сатуга әйләнеп калды. Чөнки аннан берәүгә дә табыш юк. Игътибар итсәгез, кибетләрдә еш кына ике-өч көнлек ипиләр күрергә була. Барысы да яңа пешкән генә түгел. Без алып ашый торган ипидә мин ашлык бәясе 40 процент та юк дип уйлыйм. Хәзер 1 килограмм ипи уртача алганда 60 сум тора. 1 килограмм ипи пешерү өчен 700-800 грамм чамасы он китә. 15 сум ипине чыгару бәясе булса, 12-13 сумлык он бар анда. Ипидә, сортына карап, он бәясе 25-30 процент кынадыр дип уйлыйм. Транспорт чыгымы күп тотыла. Әзер онны гына да икмәк заводына илтергә, пешкән ипине кибетләргә таратырга кирәк. Ипи бәясе шундый булырга тиеш: аннан икмәк үстерүчегә дә, он тартучыга да, ипи пешерүчегә дә, кибетчегә дә калсын.

Бер килограмм ипи 50-60 сум, бодай бәясе – 8-9. Монда ашлык 20 процент та юк дигән сүз бит. Ипидә кибетче өлеше дә зур түгел. Алар да кайгыра: сатылып бетмәгән ипине урнаштырасы яки кире җибәрәсе бар.

Бөтен дөньяда икмәк бәясе ашлык, он белән чагыштырганда, күпкә кыйммәтрәк. Шуңа күрә бездә дә ипи пешереп сату бизнеска әйләнергә тиеш. Ә мохтаҗ кешеләргә субсидияләр бирергә, пенсияне арттырырга кирәк.

Чит илләрдә бер кирпеч ипи 3-5 доллар тора. Бүген ипинең килограммы 100 сумнан да ким булырга тиеш түгел. Шул вакытта сыйфат та югары була. Җитештерүчеләр дә азмы-күпме табыш алыр иде. Бездә иген үстерү дә, икмәк пешерү дә чыгымлы. Икмәк пешерү заводлары банкротлыкка чыгарга тора.

Шул ук вакытта авылда бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр икмәк үстерүченең 100 сумга ипи аласы килер микән?

Таһир әфәнде, бу хәл килеп чыкмасын өчен дәүләттән ярдәм кирәк дигән фикердә. Хезмәт хаклары да күпкә артыграк булыр иде, ди ул.

"Сөт бәясе арзан түгел"

Икътисадчы кибетләрдәге сөт бәясен исә арзан дип санамый.

– Бездә хәзер сөт чит ил бәяләренә якынлаша. Сөт бит ул халыкара базарда. Европада сатып алуда дәүләт ярдәме бик көчле. Халыктан сатып алу бәясе, сүз дә юк, бик түбән. Бәяләр болай торса, алдагы биш-ун ел эчендә авылда сыер асраучы калмас. Инде бүген дә алар юк диярлек бит. Ун йортка бер сыер юк. Кибеттә шәһәр сөте. Шәхси хуҗалыкларга булсын иде ул ярдәм, дәүләт тарафыннан булсын иде. Хәзерге вакытта 1 литр сөтне 15-19 сумнан алалар. Бигрәк юк бәя бит инде. Чөнки сөт саткан акча аңа азык алырга да җитми, табыш турында сүз дә юк.

Ә менә кибет киштәләрендәге сөт һәм сөт ризыклары чыгымнарны каплый. Дәүләттән ярдәм булмаса, авыл халкының абзарында маллар бетәчәк. Сөт җитештерүче эре оешмалар әле аякларында нык басып тора. Кайчакта проблемалар килеп чыга, әмма аларны дәүләт чишә. Ә менә шәхси хуҗалыкларда хәлләр бик начар, дигән фикердә икътисадчы.

Сөт бәясенең күпме өлеше сыер хуҗасына кала?

Җырчы: “Җилен каршында җырлап кына сыер сөт бирми”


“Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә”, дип җырлый “Казан егетләре” төркеме. Шуңа өстәп, төркемнең солисты Илнат Фәрхуллин мега популяр “Диспасито” хитына пародия рәвешендә авылына кайтып сыер да савып килде. Икмәк һәм сөт язмышы турында ул ни уйлый икән?

– Бүгенге көндә иң зур проблема, гади халыкның кесәсенә суга торган тема бу. Монда ике төрле уйларга кирәк, берсе – шәһәр халкы өчен, икенчесе – авыл халкы күзлегеннән. Авылда күп кеше сыер асрамаса да, сыер тотучылардан сөт сатып алу арзанрак. Шәһәрдә “Топленое молоко” 70 сумга якын. Беренче карашка, ипи дә, сөт тә кыйммәт дип уйлыйм. Ә икенче яктан уйласаң, сыер җилене каршында минем кебек җырлап кына, сыер сөт бирми. Сыер тоту бик авыр.

Ипи дә безнең табынга килеп җиткәнче зур юл үтә. Бодайны чәчәргә, эшкәртергә, сугарырга, суктырырга, он тартырга, сатып алырга, ипи пешерергә, сатуга чыгарырга, сатарга кирәк. Үзенең җире булган кешегә аеруча да авыр. Һәр вак-төяген уйлап, бизмәнгә салырга кирәк. Сөт буенча да шул. Һәр бизнесның үз авырлыгы бар, барысына да Алла ярдәм бирсен. Әмма халыкны кайгыртсалар да бик яхшы булыр иде.

Бүгенге көндә кешенең хезмәт хакы белән чагыштырсаң, авыл хуҗалыгы товарын сатып алу бәясе кыйммәтрәк. Кибеттә ипи-сөт бәясе арзанрак булса, халыкка яшәве җайлырак булыр иде.

Ипи-сөт сатып алуның күп өлеше сатучыга калмыймы дигәндә, алай ук дип уйламыйм. Пекарня тоту, хезмәт хакы түләү дә җиңел генә эш түгел.

Ипине кимендә – 5-7, сөтне 10-15 сумга төшерсәләр әйбәтрәк булыр иде, – диде Илнат.

Хуҗалык җитәкчесе: “Арадашчылар күбрәк булган саен, бәя күбрәк арта”


Ашаган белми, тураган белә, диләр. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең бар авырлыгын, нечкәлеген хуҗалык рәисләреннән дә яхшырак белүче юк.

Татарстанның Кукмара районы Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов ипинең үзкыйммәтен ипи пешерүче генә әйтә ала дигән фикердә.

– Мин ашлыкның үзкыйммәтен исәпли алам. Ул елына, уңышка карап чыга. Ел саен үзгәреп тә тора. Нинди орлык чәчелгән, ашламаның арзанлысы сибелгәнме, кыйммәтлесеме? Үзкыйммәт менә шуларның барысын да искә алганнан килеп чыга. Былтыр бер килограмм ашлыкның үзкыйммәте 5-5,50 сум булды. Ул төрле җирдә төрлечә була, кем ничек үстерә бит.

Кибеттәге ипи бәясенә килгәндә исә, һәркем үз кесәсенә эшли. Әйтик, без бүген сөтне 21-22 сумнан сатабыз, кибеттә ул 50-60 сум. Ипи буенча да шул ук хәл, ашлык бәясенең 40 проценты да калмаска мөмкин. Дөрес, шәһәр халкына тәкъдим ителәсе сөт алай гына була алмый. Чөнки аны стерильләштерергә, капларга яки шешәләргә тутырырга кирәк. Шуның белән хакы арта, әмма өчләтә артырга тиеш түгел. Авыл халкы җитештергән һәр товардан файда – арадашчылар кесәсенә ага. Кулдан кулга күчү аркасында бәя арта. Бездән туры кибеткә бара икән, ул аның кадәр космик булмас иде, әлбәттә. Әмма безнең әле алай туры эшләү мөмкинлеге юк, тик бу мәсьәлә турында уйларга, юлларын табарга кирәк.

Депутат: “Районнарда ипи арзан”


Депутат, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, аграр һәм җитештерү сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев та игенченең өлеше ипидә бик аз дигән фикердә.

– Икмәк сату өч өлештән тора, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының экс-урынбасары. – Беренче, орлыкны җитештерүче, икенче он тартучы, өченче пешерүче, дүртенче сатучы. Ашлык үстерүченең өлеше күп түгел, 40 процент та юк анда.

Районда пешкән ипи чагыштырмача арзан. Менә яз көне без Татарстанның Аксубай районында булдык, анда 750 граммлы ипи 18-19 сум. Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә ипине күп пешерәләр. Аны Балтачка, хәтта Казанга да китерәләр.


“Интертат.ру” редакциясе үзенең укучыларыннан ничә сумлык ипи ашаулары турында белеште.


Гөлназ Җиһаншина (Яшел Үзән районы, Акъегет):

– Безгә ипине Норлат авылыннан һәм Марий Эл Республикасыннан кайтаралар. Норлаттан кайткан ипи – 28, батон 28 сум. Ә Марий Элдан кайткан ипине – 23, ә батонны 25 сумнан алабыз.

Гөлира Шәрипова (Арча районы, Казанбаш):

– Авыл кибетенә Казан ипиен – 25, Кукмара батонын 28 сумнан китерәләр.

Зөлфәт Миңнегалиев (Казан шәһәре):

– Ипи, батон алганым юк. Хатын ала. Күпме торганын да белмим.

Гөлчәчәк Фәтхулова (Сургут шәһәре)

 Бездә ипинең нинди генә төре юк. Кара ипинең бәясе 23 сумнан, ак ипи 32 сумнан башлана. Туган ягым Актанышта, районда пешкән ипи – 25, Чаллыдан килгәне 35 сум.

Рамил Гыйльманов (Биектау районы, Татар Урматы):

– Ипине районнан китерәләр. Әмма ул әз була, җитми. Кибетче: “Мәгез, икешәр генә калды”, дип өләшеп чыга. Авылыбызда кибет ачсалар, әйбәт булыр иде. Ипи дә, күмәч тә тәмле үзе. Ипи бәясен белмим, алганым юк. 

Ничек итсәк тә юк...

Ничек була соң инде бу? Иген уңмаган елны читтән сатып алабыз, мул уңыш җыйсак, урнаштыру бер проблема. Әмма ничек кенә булса да, ипи хакы кимеми. Таякның юан башы һәрвакыт гади халыкка төшә. Сөтне дә ул көлке бәягә сата. Бу теге танылган табышмактагы кебек инде: башын алса, койрыгы, койрыгын алса, башы ябыша. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100