Аша фаҗигасенә 32 ел: «Кызларның башларындагы бантиклары да эрегән иде»
1989 елда 3 июньнән 4 июньгә каршы төндә Башкортстан белән Чиләбе өлкәсе чигендә, Аша-Улу-Теляк станцияләре арасында тимер юлда зур фаҗига була. Транссебер магистраленең 1710 километрында ике пассажир поезды очрашкан урында газ шартлый. Чиләбе өлкәсендә 500-600 кеше үлеменә китергән фаҗига корбаннарын искә алдылар.
1989 елның 4 июне төнендә булган фаҗига 20 гасырда тимер юлдагы иң зур һәлакәт буларак тарихка кереп кала. Транссебер магистраленең 1710 километрында Новосибирск-Адлер һәм Адлер-Новосибирск поездлары очрашкан вакытта уйсулыкта җыелган газ шартлый.
Фаҗиганең сәбәбе — техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм очраклылык. Тимер юл янында нефтьүткәргеч төзелә. Әмма төзелеп бетеп килгәндә нефтьүткәргеч түгел, газүткәргеч кирәклеге ачыклана. Технологияне бозып, нефтьүткәргечне газүткәргечкә әйләндерәләр. Хәзер инде моны ачыклау мөмкин дә түгел — торбада ни сәбәпледер ярык барлыкка килә. Аны экскаватор теше эләктергән булуы мөмкин дип тә, торба сыйфатсыз булган дип тә әйтәләр. Һәрхәлдә, рәсми мәгълүматлар буенча, торбага экскаватор зыян салган дип табыла. Ярыктан газ чыгып утыра башлый.
Башка поездларның машинистлары бу тирәдән газ исе килүен әйткәлиләр, әмма моңа беркем игътибар итми. 3 июнь төненә исә җилсез эссе һава торышы урнаша. Торбадан газ көчле итеп чыга башлый. Газчылар торбадагы басымның төшкәнен күрә, әмма газны туктатып, газ чыгып утырган урынны табасы урынга басымны тагын да арттыралар.
Фаҗигале очраклылык — поездларның берсе 7 минутка соңга кала һәм алар нәкъ менә шушы газ җыелган урында очраша. Адлерга барырга тиешле поезд Ашада туктый — авырлы пассажир үзен начар хис итә дә, аны төшереп калдыралар. Ул котыла, ә калганнар…
Ике поезд очрашкач, тормозга басалар — рельслардан очкын чыга һәм газ шартлый. Шартлау шулкадәр көчле була — аның көчен 12 килотонн дип бәялиләр. Бу Хиросимадагы атом бомбасы шартлавыннан бераз генә ким — анда 16 килотонн. Күтәрелгән төтен 100 км ераклыктан да күренә. 10 км ераклыктагы Аша шәһәрендә тәрәзәләр ватыла. Поезд вагоннары картон кебек кенә бөгәрләнә. Поездда рәсми рәвештә булган (билетлар сатылган) 1284 кешенең 52сенә генә берни дә булмый. Моннан тыш поездларда билетсыз пассажирлар да булган.
Рәсми рәвештә 575 кеше һәлак дип саналса да, фаҗигадә исән калучылар 780 кеше үлгән дип исәпли.
Фаҗига шаһитлары бу көннәрне әле һаман да хәтерли.
«Без идәндә ята идек, хатынга тугызынчы ай. Тәрәзәләр ватылып, пыялалар эчкә очты, ә шартлаган урында атом бомбасыннан чыккан кебек „гөмбә“ чыккан иде», — дип сөйли якындагы торак пунктларның берсендә яшәгән милиционер Антон Безруков. Ул башта атом бомбасы шартлаган дип уйлый. Тиз генә киенеп, фаҗига булган урынга китәләр.
«Кешеләрнең ут эченнән чыгып килгәннәре әле дә күз алдымда. Кешенең газ кебек зәңгәр ялкыннан янганын беренче тапкыр күрдем. Таң атып килә. Ниндидер тавышлар. Тегендә яналар, моннан яналар. Киемле, киемсез кешеләрне Аша хастаханәсенә озатабыз. Бер хатынны күтәреп кузовка салдык, кулларда тиресе ябышып калды», — дип сөйләгән ул.
Шартлаудан аңгырайган, пешкән кешеләр янган урман эченә кереп китеп, шуннан кире чыкканнар. Аша шәһәрендәге бөтен халык бирегә килә. Уфадан барлык ашыгыч ярдәм машиналарын да бу урынга юллыйлар.
Фаҗигадә каза күрүчеләрнең күпчелеге Чиләбе кешеләре була. «Трактор-73» яшьләр хоккей командасы тулысынча диярлек үлә. Шәһәрнең 107 нче мәктәбеннән бала һәм укытучы һәлак була. Алар Краснодар краена ял итәргә барган була. Куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, балаларны соңгы вагонга утырталар. Нәкъ менә алар каза күрә дә.
«Мәетләр арасыннан йөреп балаларны эзләдек. Алка, плавки кисәкләреннән үзебезнекеләрне таптык», дип сөйләгән баласын югалткан Людмила Масалова.
«Без мүкәләп балаларның кисәкләрен җыйганны күргәч, төшерергә килгән фотокорреспондент елап җибәрде», — дип сөйләгән кызын эзләгән Салават Абдулин. Салават кызының чәч кыстыргычы кисәген һәм эрегән өч флакон — дезодорант, тырнак лагы кисәкләрен таба. Янган китап та таба, әмма ул тотынуга тузан булып оча.
Фаҗига булган урында температура 1000 градуска җиткән була. Агачлар шәм кебек яналар, тимер эри. Бик күп кешеләрен ачыклый алмыйлар, ДНК да уздырмыйча калдыкларын җирлиләр.
Әмма шулай булуга карамастан, хәтта портфеленә кадәр исән калган бер ирне күпләр хәтерли. Шулай ук хоккейсы яшүсмерләрнең берсе — Александр Сычев могҗиза белән исән кала, пешми дә. Ә менә хоккейчы Сергей Смыслов бик нык пешә. Аның әнисенә табиб ханым язган хат газеталарда да урын ала.
«Сезнең улыгыз мине шаккаттыра, ул шулкадәр сабыр. Һәм ул үзе өчен түгел, дусты Саша өчен күбрәк борчыла. Икесе дә пешкән, капельница астында яталар. Саша сөйләшә дә алмый, карап кына ята. Сережа уколларны үзенә ясамаска, Сашага ясарга куша, аңа авыррак, ди. Икесе дә урын өстендә ята, карар тәннәре юк, тиреләре кубып төшкән… Менә шул минутларда ул сезнең турында борчыла. „Әнигә әйтегез, мин исән, мин Саша белән, ди“. Сережаның укол ясарга урыны юк, трусиклары эреп тәненә ябышкан. Аякларын эшкәрткәндә салдырабыз, дим, ә ул кирәкми, ди, читенсенә…»
Сергей Смыслов та, дусты Саша да хастаханәдә вафат була. Смысловның әнисе, хатны алгач, улын күрергә дип хастаханәгә китә. Әмма ул улын күреп өлгерә алмый — Горбачев фаҗига урынына килү сәбәпле, юлны ябалар һәм ул соңга кала.
Иглин районы газетасы Вера Старухина район хастаханәсе янындагы күренешне тасвирлап яза:
«Авырулар, хастаханәгә чиратларын көтеп, дәшми генә стена буенда утырып торалар иде. Кабер тынлыгы. Бөтенесе кап-кара, эссе кояш астында. Кайберәүләре носилкада ята», — ди яза ул.
Бу кешеләрне беркем дә хәтта юындырмаган да. Корым аларның тәненә кереп, сеңгән була.
Анастасия Кудашова ире һәм ике, дүрт яшьлек ике кызы белән Чиләбедән Пензага туганнарына — олы кызлары Ольганың туган көнен бәйрәм итәргә барган була. бара. Ул шул төнне саташып уянганын, ниндидер куркыныч буласын сизүе хакында әйтә, әмма шартлау мизгелен хәтерләми, чөнки аңын югалта. Алар барысы да исән кала.
«Шулкадәр эссе иде, куллардагы тире кайнап тора, — дип сөйли Анастасия. — Әмма мин авыртуны тоймадым. Хәтта балалар да еламады. Без тимер юлдан төштек. Киемнәр янып беткән, ниндидер сәләмәләр генә эленеп тора иде. Кызларның башларындагы бантиклары эрегән иде. Бөтенебез дә калтырап тордык».
Анастасиянең 64 процент тәне янган була, иренеке — 20, кече кызыныкы — 10… Ә менә олы кызы исә бер гадәте аркасында котылып кала — ул юрганны башыннан ябынып йоклый торган була. Анастасияне табиблар үләр дип уйлыйлар, әмма ул исән кала. Ә менә исән калыр дигән ире үлә — аның тәне бозыла һәм ул кан агуланудан дөнья куя…
Наталья Хөснетдиновага 4 яшь була, ул 10 яшьлек абыйсы һәм әнисе белән әбиләренә бара. «Усть-Катавка килеп җитәр алдыннан абый „Ә поезд белән авария була аламы?“ дип сорады, — дип искә ала Наталья. — Әни бер сүз дәшмичә, кочаклап алды, яттык. Шартлаганда без әни белән икебез дә бергә очканбыз. Әни мине үлгән дип уйлап, кочагыннан чыгармыйча яткан».
Натальяның энесе вагонның артында булып чыга. Әнисе ике баласын алып тимер юл буйлап китә. «Әни бераздан тезләнеп бара башлады, аягыннан тиреләре, итләре асылынып төште. Абыйга „як-якка карама“, ди. Ә тирә-якта кеше тәннәре, кара янган баш сөякләре, янган тәннәр. Бик каты эчәсе килә, салкын һәм куркыныч. Хәтта бала булсам да барысы да истә».
Әнисе Натальяны фаҗига булган урыннан хастаханәгә җибәрә алмыйча тилмерә — һәркемдә үз кайгысы була, янган урынны ташлап китәргә ашыгалар. Әнисе көч-хәл белән Натальяны солддатларга биреп, хастаханәгә җибәрә, үзе янгын булган урында кала. «Мин бик нык туңдым, — дип искә ала Наталья. — Бөтен җир яна, ә мин туңам. Тире катлам-катлам булып кубып төшә, күзләр томалана. Кан ага булып чыкты. Кешеләр ярдәм сорап кычкыра. Мин әнигә омтылам: „Әни, үләм!“ Ә әни тынычландыра: „Наташа, безне коткаралар“, — ди. Минем сул ягым янып беткән иде, ә уң як — җиргә яткан як калган».
Натальяны, абыйсын, әнисен төрле хастаханәләрдә дәвалыйлар. Алар бер елдан соң гына бер-берсен таба — әниләре балаларын үлгән дип уйлаган. Наталья да, әнисе дә 16 яшькә кадәр инвалид булып санала. Пластик операцияләр ясамыйлар. Мәктәптә бите шрамнардан гына торган кызны классташлары үчекли, тән газапларына җан газаплары да өстәлә. Әмма ул психологик киртәләрне җиңәргә үзендә көч таба, кияүгә чыга, 3 бала үстерә. Кызганыч, бер баласы инвалид булып туа.
Әнисе исән калса да, бик интегеп гомер кичерә, 3 ел элек вафат булган.
Фаҗига булган урынга мародерлар да килә. Беренче көнне үк мәет бармаганнын алтын балдак салдырган кешене табалар.
Чиновникларда да кеше кайгысы булмый. Алар тимер юлны тизрәк чистартып, поездларны җибәрергә ашыгалар. Шуңа да кеше калдыкларын табып бетермәс борын җир белән тигезләргә ашыгалар. Кемнәрдер балаларының бернәрсәсен дә таба алмый. Бөтен калдыклар табылды диюгә карамастан, фаҗига булган урында кеше җәсәдләре табыла. Бер хатын белән кыз мәете табылгач, кешеләр җыелышып килеп, рельслар уртасына басып, хәрәкәтне дә туктата.
1710 километрда һәйкәл куялар, соңыннан мемориал ачыла, наратлар утырталар. Плитәләргә 575 кешенең исеме языла. Хәзер монда ел саен киләләр һәм фаҗига корбаннарын искә төшерәләр.
1995 елда Югары Суд газүткәргеч салган биш кешене хөкем итә. Аларның дүртесе Җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләгә. Икесенә ике ел колония бирәләр, берсе гаепсез дип табыла. Бер чиновник та суд эскәмиясенә утырмый да.
Трактор командасының бердәнбер исән калган хоккейчысы Александр Сычев — профессиональ спортчыга әйләнә, «Металлург» өен уйный.
РИА-новости, АиФ, Лента.ру, Стархит материаллары буенча. Фото: Соловьев Андрей/ТАСС, СДЮСШОР «Трактор», «Катастрофа под Ашой. Трагедия без срока давности» фильмыннан кадрлар.