Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аш-су осталары: «Кырыгар литрлы кәстрүлләрне күтәрәбез, тозга хәтле санап утырабыз»

Мәктәп һәм балалар бакчалары пешекчеләренең тәмле ашлары, авыр хезмәтләре турында аларның үзләре белән сөйләштек.

news_top_970_100
Аш-су осталары: «Кырыгар литрлы кәстрүлләрне күтәрәбез, тозга хәтле санап утырабыз»
Михаил Захаров

Соңгы арада берничә танышымнан әле теге, әле бу мәктәпкә я балалар бакчасына аш пешерүче, табак-савыт юучы кирәк дигәнне ишетергә туры килде. Кадрларга чынлап та шундый кытлыкмы? Моның сәбәбе нидә икән?

«Безнең эштә иң авыры — кырыгар литрлы кәстрүлләрне күтәрү»

Раушания апа Ибраһимова Чаллының бер балалар бакчасында 7 ел дәвамында аш-су остасы булып эшли.

Бу эштә иң авыры — кырыгар литрлы кәстрүлләрне күтәрү. Машинаны да үзебез бушатабыз, йөк ташучылар юк, — ди ул. — Минем эш көнем иртәнге алтынчы яртыда башлана. Кичке сәгать бишләрдә кайтып китәм. Ә калган пешекчеләр сменалап эшли. Беренче смена иртәнге алтыдан көндезге бергә кадәр. Икенче сменаның эш сәгате: тугыздан сәгать өчкә кадәр. Өченчесе сәгать унга килеп, балаларны ашатып, эшләрен бетереп, сәгать биштә кайтып китә.

Безнең балалар бакчасында эшләргә кеше бар, кадрлар кытлыгы юк. Ике аш-су остасы киткән иде, төрле җиргә белдерүләр биргәч, алар урынына ике кыз килде. Аллага шөкер, матур гына эшләп яталар.

Хезмәт хакы бик әз инде. Табак-савыт юучыларның хезмәт хакларын күтәргәч, 19 мең сум булды. Аш-су осталарыныкы 21 меңгә якын. Хезмәт хакы аз инде — барысы да кул хезмәте бит. Балаларга камыр ризыкларын да пешерәбез. Техникабыз бар, ул ягы әйбәт. Мәсәлән, пылау пешерә башлыйсың икән, аның бит итләрен дә унга ун итеп кисәргә кирәк. Барысы да исәпләнгән, граммлап санала. Безне өч ай саен тикшереп торалар.

Кайберәүләр пешекчеләрне өйләренә азык-төлек ташуда гаепли. Раушания апа моңа да җавап бирде: «Килеп эшләп карасыннар, нәрсә ташый алырлар икән өйләренә? Карабодайны монда да күреп туябыз… Җиләк-җимеш, печенье бала саен санап бирелә. Кайвакыт әзер ашлар, боткалар алып кайталар инде. Минем бүген боткага 4,2 кг ярма бара икән, мин аның бер килосын алып кала алмыйм. Калган балама ни ашатам аннары? Үзе эшләмәгән кеше белми инде, тикшерүчеләр күп. Тозга хәтле санап утырабыз. Бер көн нәрсәгәдер күбрәк заказ бирелгән булса, икенчесендә ул әйберне азрак алып, булганы кушып пешерелә. Менә шулай, бар әйбер дә хисапта».

«Токмачны да үзебез кисәбез»

Казанда кечерәк балалар бакчасында пешекче булып эшләүче Вәсилә апа белән дә әлеге эшнең кыенлыклары турында сөйләштек.

«Без эшкә менюга карап киләбез, алтыдан да соңга калмыйбыз. Токмачлы аш, балык яисә тавык эшкәртәсе булганда иртәрәк — алтынчы яртыга ук киләбез. Барысына да өлгереп, ашыкмыйча эшләү өчен шулай итәбез. Дөрес, токмачны алыштырырга да рөхсәт ителә, ләкин мин барыбер токмач җәеп, балаларга аш пешерергә тырышам.

Бу бакчада әле өч кенә ел эшлим. Пенсиягә чыккач, бер туганыбыз: «Эшләргә кеше юк, пешекче табылганчы гына чыгып тор әле», — диде дә килдем. Теге эш урыным шәһәр үзәгендә иде. Аннары аннан китеп, хәзерге эш урыныма күчтем.

Мин инде пенсионер, бу — пенсиямә өстәмә керем чыганагы. Монда эшләгән яшь кешегә акча җиткерүе кыенрак инде. Аннары, яшьләр мондагы авыр хезмәткә түзә дә алмыйлар, көне-төне аяк өстендә, кайнар плитә янында булырга кирәк бит. Бигрәк тә җәен кызу.

Яңа елга кадәр хезмәт хаклары аз иде: пешекче һәм савыт юучы эше өчен 12 мең сум акча алдым. Хәзер бераз артты. Бу бакча кечкенәләрдән санала, шуңа күрә монда пешекчегә 1,5 ставка гына каралган, без шуны икәү бүлешеп эшлибез. Табак-савыт юарга да кеше алсак, хезмәт хакы бөтенләй калмый диярлек. Әзрәк акчасы да булыр дип, бу эшне дә икәү бүлешеп эшләргә булдык. Дөрес, кичкә таба арыта. Барысын да үзебез җайлап эшләргә тырышабыз. Беребез алай-болай больничныйга китсә, бер генә кешегә бик авырга туры килә.

Без иртәнге ашны кичәге балалар санына карап пешерәбез. Үзегез дә кереп карый аласыз, бездә ризык бервакытта да артык калмый. Төркемнәрдә ничектер, анысын белмим, моннан бөтенесен таратып бетерәбез. Барысын да технологик карталарга таянып эш итәбез», — ди Вәсилә апа.

Мине иң кызыксындырганы — пешекчеләрнең өйгә кайткач газ плитәсе янына барып басарга хәлләре каламы икән? «Пешерү өчен яхшы кәеф кирәк. Эштә берәрсе тәмле булган дип мактап җибәрсә, өйгә кайткач камыр куеп, гөбәдия дә пешереп аласың», — дип елмая Вәсилә апа.

«Мәктәптә эшләү тынычрак, монда тавыш күтәрмиләр»

Гөлфия Казан мәктәпләренең берсенә әле күптән түгел генә пешекче дә, савыт-саба юучы да булып эшкә урнашкан.

«Мәктәпкә кадәр медицина университетында ашарга пешердем, итле әйберләр пешерү минем өстә иде, — дип сүзен башлады Гөлфия. — Мәктәптә без өчәү эшлибез: мөдир һәм ике пешекче. Мин эшкә сигезгә киләм, калганнар иртәрәк. Күпчелек ризык департаменттан килә, без гарнир, боткалар пешерәбез.

Элек монда табак-савыт юучы булган. Ул киткәч, хезмәт хакын азсынып, озак кына килүче кеше булмаган. Мин ярты ставкага пешекче дә булып торам, табак-савыты да минем өстә. Башка сыйныфлар ашарга кергәнче тиз-тиз өстәлләрне җыеп, савытларны юып, әзерләп куям инде. Хезмәт хакын алып караганым юк әле, күпме булыр».

Пешекче булып эшләү дәверендә төрле хәлләр күрергә туры килгән Гөлфиягә.

«Медицина университетында эшләгәндә зур гына низаг чыкты. Карабодай боткасыннан таш чыгып, бер укытучының теше авырткан, шуңа бу ханым галәмәт кенә тавыш күтәрде. Югыйсә, ярмаларны юып, карап чыга идек, күрми калганбыздыр инде. Аны озак кына юмалап, гафу үтенеп йөрергә туры килде. Соңгы елларда студентлар арасында «ПП» ашарга яратучылар артып китте. Алар: «Теге әйберегез юк, брокколи, фасоль кайда?» — дип тавыш күтәрергә тартынып тормыйлар иде. Бәйләнергә теләгән кеше өчен сәбәп табыла ул. Бай студентлар пешекчеләргә кешегә караган кебек тә карамыйлар иде.

Мәктәптә эшләү ошый миңа, монда тынычрак, рәхәт. Эштән курыкмыйм, кайда да эшлисе инде. Монда миңа графигы җайлы дип эшкә кердем, чөнки ике кечкенә балам бар, өемнән дә ерак түгел. Башыңа төшкәч, өйгә кайткач та пешерәсең инде», — ди Гөлфия.

Саннар

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, мәктәп һәм балалар бакчаларындагы пешекче һәм савыт-саба юучыларның уртача хезмәт хакы 2021 елда 9487 сум булган.

2022 елның 1 гыйнварыннан әлеге сумма 13617 сумга күтәрелгән.

Вакансияләр бармы?

Төрле эш эзләү сайтларыннан аш-су остасы вакансияләре бармы икәнен тикшердем.

«HH» сайтында Казан шәһәрендәге ике мәктәпкә аш-су остасы кирәк булуы турында белдерү бар.

«Авито»да бераз күбрәк — 6 мәктәпкә пешекче кирәк булып чыкты.

«Trud.com» сайты исә 6 мәктәп пешекчесе һәм 16 балалар бакчасы аш-су остасына эш тәкъдим итә.

Барысы да якынча 18-20 мең сумга кадәр эш хакы тәкъдим итә. Бер белдерүдә генә эш хакы күләме 13 мең сум дип күрсәтелгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100