Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аш-су блогеры Рәфилә Шәмсетдинова нәрсәгә шаккаткан?

Ул тере чебиләрне ничек буяулары турында укыган.

news_top_970_100
Аш-су блогеры Рәфилә Шәмсетдинова нәрсәгә шаккаткан?
https://www.instagram.com/rafilya_tatarcha_receptlar/

Теләчедә яшәүче аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинованың иренең төсле чебиләр сатып алуы турында язган. Язылучылары чебиләрнең буялган икәнен язгач, блогер интернетта сары йомгакларны буярга өйрәтә торган видеоларны күреп шаккаткан.

«Хәзер йомыркаларны гына түгел, чебиләрне дә буйыйлар икән. Бүген Теләченең үзәгендә шушы чебиләрне сатканнарын күреп, Язилә дә сорагач, Нияз алып кайткан. Сатучылар әйтүенчә, бу Голландский тавыклар булып үсәсе чебиләр, 4-5 килолы булалар, ди.

Кыскасы, бөтенебез гаҗәпләндек, күргән нәрсә түгел бит. Сторизга куйгач, «буялганга охшаган», дип язучылар булды, шуннан кызыксынып Интернетка кереп китсәк…

Чебиләрне жәлләп, йөрәккә капты. Нинди генә ялганнарга бармый бу кеше заты! Чын-чынлап чебиләрне буяп саталар икән ләбаса! Буяу салып бичара чебиләрне дәү казанда әвеш-тәвеш китерәләр, ютубта видеолар бар. Һәм шуларны токымлы дип алдап саталар икән.

Шаккатмалы… Кыскасы, чебиләр Юлбатка кайтып китте, алдагы язмышларын сторизларда күрсәтермен. Ләкин без алганнар да буялганга охшаган, чыннан да.

Иң аянычы, Интернет челтәре йомырка гына түгел, ә чебиләрне дә ничек буярга өйрәткән сайтлар белән тулган, нәрсәгә кирәк икән ул мал газаплап?!.

Әкәмәт, кыскасы… Чебиләрне алганга үкенмибез бер дә, балаларда бик күп эмоцияләр булды, сөенечләре диңгездәй иде бүген», - дип язган Теләчедә яшәүче блогер.

Инстачылар да бу хәлгә шаккаткан: «Кая карама ялган, кая бара дөнья», «Без дә алган идек, 20 көндә агарып беттеләр», «Өйдәге чебиләрдән дә кечерәк булдылар», «Әле аларны күпләп үлә, диләр», «Барысы да әтәч булды».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100