news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аш-су блогеры Мәрьям Миннегуловадан чия кайнатмасы

Үзенчәлекле эзлеклелек белән әзерләнә торган кайнатма.

news_top
Аш-су блогеры Мәрьям Миннегуловадан чия кайнатмасы
Гөлүзә Василова

Азнакайның Мәндәй авылыннан аш-су блогеры Мәрьям Миңнегуловадан чия кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.

 Варенье кайната торган савытка 1 стакан су салып кайнатып чыгарырга.

1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы салып кайнатып чыгарырга, кабат 1 стакан чия белән 1 стакан шикәр комы салырга.

9 стаканга хәтле шулай эшләргә. Иң сонгысында кайнап чыккач ипләп кенә 15 минут кайнатырга, күбеге чыкса алырга.

4 стакан шикәр комы салып болгатырга, газны сүндерергә. Болгатып шикәр комын эретеп бетерергә, җылы килеш банкага тутырырга.

«Чиянең төшен алып ясалмый. Бары тик бер генә тапкыр су салына — шул бер стакан гына. Чиясе бөрешми», — дип язган аш-су остасы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар