Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан татар күмәче рецепты

Күмәч авыл каймагы һәм чәй белән бик тәмле булачак.

news_top_970_100
Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан татар күмәче рецепты

Камыр өчен: 0,5 бокал җылы су, 2 кап коры чүпрә, 120 грамм шикәр комы, 1 чәшке тулыр-тулмас үсемлек мае, 15 грамм тоз, 700 мл җылы сөт, он.

Җылы суга шикәр комы, чүпрә салырга һәм якынча бер сәгатькә калдырырга. Аннары калган ингредиентларны салып камыр басарга. Камырны бер сәгатькә кабарырга калдырырга.

Аннары җәймә ясарга, үсемлек мае белән майларга, шикәр комы һәм мәк орлыгы сибәргә. Җәймәне рулет итеп төрергә, кисәргә һәм майланган табага тезәргә.

220 градуска кадәр кызган духовкада 15-20 минут пешергәннән соң 180 градуска кадәр киметеп, тагын 30 минут пешерергә.

«Күмәч авыл каймагы һәм чәй белән бик тәмле булачак», — дип язган блогер.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100