Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан кукуруз боткасы белән пешкән алма рецепты

Табынга биргәндә ботка өстенә 2-3 алма кисәге салып бирергә.

news_top_970_100
Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан кукуруз боткасы белән пешкән алма рецепты
Илүзә Хөснетдинова

Кукуруз боткасы өчен: 120 грамм кукуруз ярмасы, 600 мл сөт, 200 мл су, 30 грамм атланмай, 1 аш кашыгы шикәр комы.

Ярманы чистартырга һәм яхшылап юарга. Сөтне кайнатып чыгарырга, ярманы салырга һәм сүрән утта 15 минут өстен каплап пешерергә. Ботканы болгаткалап алырга кирәк була.

Аннары газны сүндерергә, май һәм шикәр комы салып болгатырга һәм өстен каплап биш минут тотарга.

Алманы кыздыру өчен: бер алма, 20 грамм атланмай, 1 аш кашыгы шикәр комы, корица һәм ванилин.

Майны эретергә, шикәр комы салып болгатырга һәм алма кисәкләрен салырга. Алманың ике ягын да 7-10 минут кыздырып алырга.

Табынга биргәндә ботка өстенә 2-3 алма кисәге салып бирергә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100