Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аш серкәсе белән хлорканы, хлорка белән соданы кушарга ярыймы?

Өй җыештырганда, төрле химикатларны кушарга ашыкмагыз.

news_top_970_100
Аш серкәсе белән хлорканы, хлорка белән соданы кушарга ярыймы?
https://pixabay.com

Көнкүреш химиясе чараларын барысын да бергә кушарга ярамый. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Хлорлы чараларга аш серкәсе кушсаң, газсыман хлор барлыкка килә, ул бик аз күләмдә генә организмга керсә дә, зыянлы. Йөткертә, күзләрне әчеттерә, сулыш алуны кыенлаштыра. Хлорлы әйберләрне башка бернинди чара белән дә кушмау хәерле.

Сода белән аш серкәсе аерым-аерым бик шәп чистарта. Тик бергә кушсаң, аларның файдасы бетә. Сода — нигез, аш серкәсе — кислота, алар бергә кушылгач, су һәм натрий ацетаты барлыкка килә, бу бөтенләй су диярлек.

Хлорка белән аммиакны кушмау хәерле. Тәрәзә һәм пыяла чистарта торган чараларның күбесендә аммиак була. Аммиак белән хлорны кушсаң, агулы газ — хлорамин барлыкка килә. Аны сулагач, кеше буылырга, күкрәк читлеге авыртырга мөмкин.

Канализация торбаларын чистарта торган ике төрле чараны да бергә кушмау хәерле. Алар бик көчле була, кушсаң, шартлау барлыкка килергә мөмкин. Мондый чараларны бары тик күрсәтмәдә язылганча гына кулланыгыз. 

Водород перекисе белән аш серкәсе дә бергә кулланылмый. Җиләк-җимешкә, өстәл өсләренә водород перекисе сиптереп, артыннан аш серкәсе белән сөртеп чыгарга дигән киңәшне ишеткәнегез бармы икән? Чыннан да, бу ысул куркынычсыз. Ләкин водород перекисе белән аш серкәсен бер шешәгә кушып болгатырга ярамый. Бу вакытта аш серкәсе өсте кислотасы барлыкка килә, ул агулы, тән тиресен, күзләрне һәм сулыш системасын ялкынсындыра, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100