Дәүләт Советында Татарстан Рәисенең тулы вәкаләтле вәкиле вазифасын Сәфәровка йөкләделәр
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровка Татарстан Дәүләт Советында Республика башлыгының тулы вәкаләтле вәкиле функцияләрен башкару йөкләнде. Тиешле карарга бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза куйган, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Бу республика парламентында төбәк җитәкчесенең «мәнфәгатьләрен тәэмин итү максатыннан» гамәлгә ашырылды.
Документ имза куелган көннән үз көченә керә.