news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әсгать Дөбер-шатыр үзләре турында: «Ике пенсионер сәхнәдә»

news_top
Әсгать Дөбер-шатыр үзләре турында: «Ике пенсионер сәхнәдә»
Фото: Әсгать Дөбер-шатырның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Әсгать Дөбер-шатыр социаль челтәрдәге сәхифәсендә Илназар белән җырлаган видеосын куйган. «Ике пенсионер сәхнәдә», – дип шаярткан ул үзләреннән.

Ә аларның җырларын яратучылар:

«Нинди пенсионерлар әле сез. Яшь егетләр!»;

«Дөбер-шатыр»ның «Пирамида»да дискотекалары башланганга 20 ел узды. Барысы да кичә генә кебек»;

«Саннар буенча гына түгел, ә тышкы кыяфәтегез белән дә сезгә пенсиягә ерак әле», – дип, үзләренчә «яшәрткән» кайчандыр популяр булган төркем солистларын.

Искә төшереп узыйк, «Дөбер-шатыр» төркеменең элеккеге җырчысы Әсгать хәзер, авторлык методикасы ярдәмендә, арка авыруларын дәвалау белән шөгыльләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар