
Әсгать Дөбер-шатыр социаль челтәрдәге сәхифәсенә гаилә фотосын куйган һәм улын мәктәпне тәмамлавы белән котлап язган.
«Улым, мәктәпне тәмамлавың белән котлыйм! Син һәрвакыт минем горурлыгым булдың, ә хәзер мәктәп еллары артты калды. Син үзеңә яңа мөмкинлекләр белән тулы дөньяны ачачаксың. Син ул дөньяны гади һәм җиңел генә яуларсың. Синең барысын да булдыра алачагыңа ышанам! Иң мөһиме, син һәрвакыт үзеңә ышан», – дип яза ата кеше.