«Асфальтка очтым, бит янды, күзне ача алмадым». 41 яшьлек хатынга химик сыеклык сипкәннәр
Кемерово шәһәрендә яшәүче хатынның битенә химик сыеклык сипкәннәр. Башта аны өй янында кемдер эзәрлекләп йөргән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Ир-ат бу хатынга подъезд янында һөҗүм итә. Аны видеокүзәтү камерасы төшереп ала.
«Кемнең юлына аркылы төшкәнмендер – аңлый алмыйм. Бизнесым юк, өйдә утырам, ирем белән аерылышкан, ләкин мөнәсәбәтләребез яхшы калды. Һәм менә мине кемдер эзәрлекли, һөҗүм итә – аларны әле дә тапмадылар», – ди 41 яшьлек Ольга.
5 октябрьдә Ольга баласын мәктәптән алып кайта, машинадан чыга. Шул чакта аңа кара киемле ир-ат ташлана. «Борылдым, сукканны сиздем, асфальтка очтым. Шул мизгелдә битемә химик сыеклык сиптеләр. Бөтен битем яна, кычыта башлады, күзләремне ача алмадым. Мине талыйлар дип аңладым, сумкамны үземә тарттым. Һөҗүм итүче дәшмичә китеп барды», – ди ул.
Ольга башта үзенә кислота сиптеләр дип уйлый, өйгә чаба, сода эремәсе белән юына, аннары травмпунктка бара. «Минем иягемдә күгәргән урыннарны, битем һәм муенымда 1нче дәрәҗә пешү теркәделәр. Мин полициягә киттем, гариза яздым», – ди Ольга.
Полиция ачыклаганча, Ольга артыннан берничә көн күзәтеп йөргәннәр. Һөҗүм итүче ир-ат машинасы да видеокүзәтү камерасына эләккән.
«Машина хуҗасын таптылар, тик ул – таксопарк. Аны арендага бирәләр. Ачкыч гел машинада, аны теләсә кем ала ала. Сәламәтлеккә зыян дәрәҗәсен дә билгеләмәделәр, травмпункттан белешмәләр җитмәде. Башта җинаять эше ачудан баш тарттылар, аннары прокуратурага әйткәч, кабат тикшерә башладылар», – ди Ольга.