«Бу эш миңа авырлык китерми»: Чаллыдан Рөстәм Гатин өченче ел Лисичанск халкына булыша

Рөстәм Гатинны Лисичанскида барысы да белә диярлек. Чаллы эшмәкәре һәм хәйрияченең «Кыр кухнясы» волонтерлык проекты Татарстан Республикасы шефлыгында булган фронт яны шәһәрендә яшәүче меңләгән кеше өчен чын коткару чарасы булды.
Ач кешеләр ашатылган. Алга таба нәрсә?
Сугыштан җәфа чиккән шәһәр халкына көн саен 5 мең порция кайнар ризык өләшкән Рөстәм Гатин тагын да яңа уйлар белән яна башлый. Өстәвенә, бер чүмеч боткага мохтаҗ кешеләр саны да әкренләп кими бара. Башта бик авыр булган хезмәт алай ук күп көч һәм вакыт таләп итми башлый инде.

«Шөкер, без эшне үзебезгә җиңелрәк итеп җайга сала алдык».
Фото: © Татарстан вице-премьеры Фәнил Әгълиуллин аппараты
Шөкер, без эшне үзебезгә җиңел булырлык итеп җайга сала алдык. Бу – турникта тартылу кебек: әгәр тартыла белмисең икән, бу – көчең юк, дигәнне аңлатмый, ә техникасын белмәү. Техникага өйрәнгәч тә, тартылу җиңелрәк була башлый. Монда да шулай ук. Зур тәҗрибә булуга да карамастан, без башлаганда – монда минем өчен бөтенләй яңа тормыш булды. Гомеремдә дә бу кадәр кешене ашатканым булмады. Техникасыз моны дөрес итеп җайга салу бик авыр булды. Соңыннан, бу техниканы җайга салгач, барысы да төгәл эшли башлады. 2 еллап вакыт узуга, ризыкка мохтаҗ кешеләр кими башлады. Безгә җиңелрәк булды, тик нидер җитми башлады. Минем берникадәр вакытым бушап калды... – дип сөйли Рөстәм.
Рөстәм Гатинның буш вакыты арта. Башкалар бу очракта нишләр иде? Бу эшне туктатырга уйларлар иде, бәлки. Чөнки, чыннан да, тормыш әкренләп җайга салына башлый. Лисичанск халкының эше барлыкка килә, алар инде хезмәт хакы (әлегә күп булмаса да), пенсия һәм пособиеләр ала. Барлык йортларда да газ бар, электр энергиясе һәм су белән тәэмин итү дә кире кайта башлады. Булды, егетләр, без сезгә булыштык, алга таба үзегез карагыз, дип әйтергә дә була. Эш кимегәч, ешрак ял итәргә булыр иде, тик...

Гомеремдә дә бу кадәр кешене ашатканым булмады. Техникасыз моны дөрес итеп җайга салу бик авыр булды.
Фото: © Татарстан вице-премьеры Фәнил Әгълиуллин аппараты
Тик Рөстәм болай булдыра алмый. Эш шунда: әз генә мөмкинлек булганда да ул гел ярдәм итәргә омтыла, Лисичанск аның өчен бик якын шәһәргә әйләнгән, ул андагы халык өчен җаваплылык тоя. Һәм, әлбәттә, шул мизгелдә кирәкле «очраклы хәл» килеп чыга: инвалид бала тәрбияләүче ана белән сөйләшү Рөстәмне илһамландыра. Ул барысын да белешә: шәһәрдә ДЦПлы ничә бала бар, аларның нәрсәгә мохтаҗ. Җирле медицинаның хәзер нинди мөмкинлекләре барлыгын да белә, тик бу мөмкинлекләр бик аз булып чыга. Тик, бәхеткә, искиткеч балалар неврологы Елена Доронина бар.
Һәм барысы да үзеннән-үзе килеп чыга башлый. Рөстәмнең башына берәр идея килсә, гадәттә шулай була. Ә бу юлы идеянең асылы шушы балаларга ничек тә ярдәм итү була. Фикердәшләр тартыла, әйтерсең, изге эш өчен эшләргә әзер команда кирәк булуын сизәләр.
«Без хәтта ярдәм сорап та мөрәҗәгать итмәдек, барысы да үзеннән-үзе килеп торды»
Язмыш булгандыр, Чаллыдагы дусларым медицина буенча ярдәм тәкъдим итте. Без башта ДЦП һәм аутизм диагнозлы балаларның барысын да Чаллыга алып бардык, кайберләрен хәтта 2 тапкыр да, гаиләләр өчен бу тулысынча бушлай булды. Кайберләренә хәтта киемнәр дә сатып алдык. Күзләрен, тешләрен дәваладык – барысын да эшләдек. Боларны битараф булмаган кешеләр эшләде. Без хәтта ярдәм сорап та мөрәҗәгать итмәдек, барысы да үзеннән-үзе килеп торды, – дип искә ала Рөстәм.

«Нишләп без команда белән монда 2 елдан артык эшлибез? Чөнки бу эш миңа ошый, авырлык тудырмый».
Фото: © Татарстан вице-премьеры Фәнил Әгълиуллин аппараты
Әлбәттә, ул бу проектның да төгәлләнәчәген аңлый. Ярдәмгә мохтаҗ 19 баланың барысы да Чаллыда тернәкләнү курсы узган, кайберләре хәтта 2 тапкыр да булган. Аларның әниләре дә ярдәм алган. Чөнки нәни пациентлар барысы да гаиләләре белән барган: якыннары янәшәдә булу балаларга файдага гына, дип саный табиблар. Тик, ни гаҗәп, «Үз балаларыбыз. Лисичанск» («Свои дети. Лисичанск») проектына җәлеп ителгән медиклар, хәйриячеләр арымаган, аларның дәвам итәсе килгән.
Изге эшләр, сиңа авырлык китермәсә, алар озак вакыт эшләнелә. Авыр була башлауга ук, инде бу проект кайчан бетә, дип, сәгатьләрне саный башлыйсың. Нишләп без командабыз белән монда инде 2 ел эшлибез? Чөнки миңа бу эш ошый, һәм ул миңа авырлык китерми. Сизәм, бу проект озакламый төгәлләнәчәк, балаларны кабаттан Чаллыга елына 1 тапкыр алып баруның мәгънәсе юк. Без Алчевскида шәп реабилитация үзәге таптык. Танышып чыкканнан соң, начар түгеллеген, хәтта бездәгеләрдән яхшырак та булуын белдек. Монда якын гына, барысы да комплекслы, бу үзәк дәүләтнеке һәм бушлай, бернинди чиратлар һәм алдан язылулар юк. Алай гына да түгел, Чаллыдагы үзәкләрдә белгечләр җитеп бетми, ә Алчевскида без балаларга өметләнгәннән дә күбрәкне бирә алабыз. Һәм нибары 1 сәгать барасы! Шундук җитәкче Людмила Малышева белән, якын арада берәр ата-ананы алып киләчәкбез, дип килештек. Чөнки безгә ошау – бер нәрсә, ә әти-әниләргә һәм балаларга ошавы – икенче нәрсә. Барыбызга да бик ошады, – дип сөйли Рөстәм.
Һәм Лисичанскида яшәүче нәни Катя Алчевскидагы «Возрождение» тернәкләндерү үзәгенең җирле филиалында тернәкләнү курсы уза башлаган инде. Монда ярдәмгә мохтаҗ башка балаларны да кабул итәргә шат булачаклар.
«Мин Вася бабайның базында биедем!»
Әйтергә кирәк, Рөстәм Гатинның «Возрождение» инвалид балаларны социаль тернәкләндерү республика үзәгенең Алчевск бүлекчәсе мөдире белән очрашуы – җандашлар очрашуы була. Коткару һәм ярдәм итү – икесенең дә тормыш мәгънәсе. Авыр 90нчы елларда Людмила Владимировна балигъ булмаганнар өчен приют җитәкләгән һәм шушындый оешмалардан кача торган караучысыз балаларның тирә-як шәһәрләрдән Алчевскидагы приютка алуларын сорап килерлек итә. Әлегә кадәр ул үзе тәрбияләгән балалардан: «Исәнме, әни!» - дип башланган йөзләгән хат ала.

Инде 10 елдан артык Людмила Малышева «Инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәге»н җитәкли һәм бу вакыт эчендә бик күп эш башкарган.
Фото: © Татарстан вице-премьеры Фәнил Әгълиуллин аппараты
Инде 10 елдан артык ул «Инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәге»н җитәкли һәм бу вакыт эчендә бик күп эш башкарган. Уникаль коллектив булдырган, дуслары һәм ирекле булышчылар ярдәмендә үзәкне заманча җиһазлар белән тәэмин иткән. Хезмәткәрләрнең профессиональлелеге һәм мәхәббәте урын өстендә яткан дистәләгән баланы тулы канлы тормышка кире кайтарган дияргә була.
Үзәктә бик кызыклы тормыш кайный, шуңа күрә Людмила Владимировна «иҗат – иң нәтиҗәле дару», ди. Үзәктә тәрбияләнүчеләр моннан тулысынча әзерлекле булып чыга: мәктәпләрдә уңышлы укый, югары уку йортларына керә. Ә соңыннан еш кына үзләренең икенче йортларына эшкә кайта
Менә шәһәргә беренче пациент – 4 яшьлек Катя Кляченко һәм аның әнисе Татьяна килә. Алар – Лисичанск шәһәр округы составына керә торган Привольедан. Тынычлык – бу шәһәрдә яшәүчеләрнең төшенә генә керә әле.1 яшьлек баласы белән подвалда качып яткан Татьянаның ниләр кичерүен күз алдына китерүе дә авыр.
«Авыр булды, тик җиңдек. Кызымны булдыра алганча тынычландырдым, кочакладым. Куркуымны басарга һәм күрсәтмәскә каян көч алганымны үзем дә белмим. Музыка кушам да, ул онытылып тора, бии иде...» – дип сөйли Татьяна.
«Биедем. Мин Вася бабайның базында биедем!» – дип елмаеп кабатлый Катя.
«Нервылана башлады. Ул хәзер дә курка – дроннар гел очып тора бит, тик ул кадәр көчле түгел инде. Алар оча башлагач, аларны автоматлар белән бәреп төшерәләр, без шундук өйгә чабабыз. Кызым өйдә тынычлана», – дип дәвам итә Татьяна.
Сәламәтлеккә беренче адымнар
Кызның авыруын шундук сизмиләр. Үзе йөрергә тырыша башлагач кына сизелә. Әмма бу вакытта сәламәтлек белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бик аз калган була инде: шәһәргә көчле атышлар була. Лисичанскига неврологка бару да катлаулы һәм бик куркыныч була.
2023 елның декабрендә Чаллыга бару – бик зур алга китеш була, шуннан соң сабый үзе басып торырга тырыша башлый, ә элек булдыра алмаган.
«Атлап йөр башласын өчен Катюша даими тернәкләнүгә мохтаҗ. Төрле процедуралар кулланып, мускулларга тәэсирне гел үзгәртеп торырга кирәк. Тернәкләнү курслары узу өчен, кыз безгә 2025 елның декабренә кадәр йөриячәк. 3 атна монда була, аннан 2-3 атна – мәҗбүри ял, аларны Татарстан кешеләре китереп-кайтарып йөриячәк», – дип сөйли Людмила Малышева
4 яшьлек Катя Кляченко һәм аның әнисе Татьяна – Привольедан. Катя медицина, педагогия, психология, логопед реабилитацияләре алачак. Төп басым – йөрү күнекмәләрен өйрәтү.
Фото: © Юлия Черепнина
Катя медицина, педагогия, психология, логопед реабилитацияләре алачак. Төп басым – йөрү күнекмәләрен өйрәтү. Монда үзәкнең горурлыгы булган Роскосмосның «Корвит» космик ботинкаларына бик зур өмет баглыйлар. Бу тренажер атлап йөрүне модельләштерә.
Башта «Корвит»ны космонавтларны тернәкләндерү өчен кулланганнар, әмма соңыннан нерв системасы һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын дәвалау өчен киң куллана башлыйлар. Шуның ярдәмендә Катяга беренче адымнарын ясарга туры киләчәк.
Әле тагын массаж, ЛФК, тренажерлар һәм башка нәрсәләр дә аңа булышачак. Иң мөһиме – болар табибларның һәм педагогларның изгелеге һәм кайгыртуы белән башкарыла. Кыз үзәккә 1 көндә ияләшә һәм, бик кызыксынып, үзе өчен яңа булган җирне өйрәнә.
«Нык булсын өчен, миңа аркамны тотарга кирәк», – дип аңлата нәни Катя.
Ярдәм итәргә теләү бөтен авырлыкларны җиңә
Кыз бик акыллы, аңа мотивация кирәк, теге яки бу нәрсәне ни өчен эшләргә кирәклеген аңларга тели. Аңлагач, аңлы рәвештә эшли. Характеры, эчке чыдамлылыгы бар. Ел ахырына аны аякка бастырырбыз, дип өметләнәм. Ул инде самокатта (һичшиксез алсу төстәгесендә) йөрергә хыяллана. Аңа, алсу төстәге самокат бүләк итәчәкбез, дип вәгъдә бирдем. Алсу төстәге пижама бүләк иттек инде. Мине барыннан да бигрәк аның әнисе борчый, аңа тернәкләнү кирәк, матурлык салоны белән сөйләшеп куйдым инде. Анда Таняны кайгыртачаклар, барысын да бушлай эшләячәкләр. Мариупольдән күченеп килүчеләр белән аларга мөрәҗәгать иткән булды инде. Ул вакытта салонга бару хатын-кызларга бик булышкан иде, – дип сөйли Людмила Малышева
Әни белән кызны үзәктәге матур бүлмәгә урнаштырганнар, шул ук бинада, һәм бу – бик уңайлы. Татьяна уңайлылыкларга, бигрәк тә краннан агып торган суга бик шат. Юынырга, коенырга була...
«Мин моны яратам, мин моны яратам», – дип кулларын чәбәкли нәни Катя.
Беренче адымнардан ук гаиләне чолгап алган кайгырту Татьянаны бик нык дулкынландырган. Ул монда барысы да – үзәк хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар – һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган бердәм команда икәнен бик тиз аңлап ала. Кызны монда дөрес тернәкләндерү генә түгел, кызыклы тормыш та көтә.
«Хәзер бездә утренниклар булачак, Май чабу бәйрәменә әзерлек башлана, ә март – театр ае. Балаларга бик тә ярдәм итәсе килә, һәм бу теләк бөтен авырлыкларны җиңә», – дип сөйли Людмила Малышева.

«Операция 3 сәгатькә якын барды, 40 минутка йөрәкне туктатып тордылар – 75 яшьлек пациент өчен бу бик җитди. Барысы да яхшы узды, Константин Михайлович өенә туганнары янына кайтты, тернәкләнә.
Фото: © Татарстан вице-премьеры Фәнил Әгълиуллин аппараты
Изге эшләр төгәлләнми
Димәк, Татарстанның шәһәргә ярдәм итү проекты төгәлләнәме инде? Һич юк! Барысы да Рөстәм Гатинның тормыш принцибы буенча бара: берсе төгәлләнүгә, шундук икенчесе башлана.
Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы, кардиология һәм кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире иң катлаулы һәм җитди операцияләргә Лисичанскидан пациентлар алып килергә тәкъдим итте. Мондый клиникалар Россиядә өчәү генә, шәһәребезнең моның белән дә дан тотуына горурланам һәм сөенәм. Анда – эксклюзив табиблар, Татарстанда йөрәк күчереп утырту буенча беренче операцияне дә безнең шәһәрдә шушы табиблар ясады. Башта мин моңа алынмыйм дип уйлаган идем, бу – бөтенләй безнең өлкә түгел бит. Урамда узып баручылар арасында кемдә йөрәк авырулары булуын билгеләп булмый, аларны ничек белергә?» – дип сөйли Рөстәм.
Һәм кабат языш ярдәмгә килә. Аш пешерүчеләрне яңа базага күчерәләр. Алар анда күршедә яшәүче бер ир-ат белән бик тиз дуслашып китә. Константин Михайлович Татарстан волонтерларын үзенең яшелчә, җиләк-җимешләре белән сыйлый. Аны-моны сөйләшкәндә, Константин Михайлович Ростовка операция ясатырга барырга җыенуын әйтә. Ул 50 ел җитди йөрәк авыруы белән яши икән, ә монда, җитмәсә, соңгы еллардагы борчылулар... «Соң, без сезне көтәбез бит!» – ди Рөстәм.
«Мин аннан диагнозын сорадым, Чаллыга җиткердем. Шунда ук «бу – безнең пациент» дигән җавап килде. Константин Михайлович 2 атна уйлады, тик ризалашты. Без барысын да уңышлы оештырдык, пациентлар илтү тәҗрибәсе бар бит инде. Операция 3 сәгатькә якын барды, 40 минутка йөрәкне туктатып тордылар – 75 яшьлек пациент өчен бу бик җитди. Табиблар 2 көн безгә бернәрсә дә әйтмәде, минем әле беркайчан да болай борчылган булмады. Тик барысы да яхшы тәмамланды, Константин Михайлович өенә туганнары янына кайтты, тернәкләнә», – дип сөйли Рөстәм Гатин.
«БСМП – сердце Лисичанску» проекты менә шулай башланып китә. Константин Иваненко беренче була, хәзер Чаллыда чираттагы пациентны көтәләр инде. «Күңелем сизә, озакламый бу хастаханәдә башка авыруларны дәвалау турында да тәкъдим булыр», – дип елмая Рөстәм Гатин.
Мөгаен, шулай булыр да. Чөнки аның йөрәге элеккечә үк тынгысыз, һәм бу яхшы борчылу башкаларга да күчә.