Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашарга пешергәндә нинди май куллану дөрес була?

news_top_970_100
Ашарга пешергәндә нинди май куллану дөрес була?
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Сәламәтлек өчен файдалы ризык пешергәндә нинди май куллану дөрес икәнен табиб-гастроэнтеролог Наталья Морозова сөйләгән. Бу турыда «МИР» телеканалы хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, кыздыру өчен кайнау температурасы югарырак булган май кулланырга кирәк. Мәсәлән, рафинирланган үсемлек мае, кокос яки зәйтүн мае.

Заправка, соуслар өчен салкын кысу юлы белән ясалган, рафинирланмаган май кулланырга кирәк. Мәсәлән, зәйтүн, көнҗет яки җитен мае.

Табиб сүзләренчә, бөтен майның да файдалы үзлекләре дә, зыянлы яклары да була. Беренче чиратта, бу – шактый югары калорияле продукт. Атланмайның калориялелеге 100 граммда 650-800 ккал. Төрле үсемлек майларының калориялелеге 100 граммга 900 ккал чамасы.

«Теләсә-нинди май – һәр кешегә кирәк булган майлар чыганагы. Көнҗет, кокос, соя мае туендырылган майлы кислоталарга бай. Алар антисептик үзлеккә ия, гөмбәчекләр һәм патоген микрофлора үсешен чикли. Ләкин туендырылган майлы кислоталарны артык куллану «начар» холестерин күләменә йогынты ясарга мөмкин һәм симезлек, йөрәк-кан тамырлары патологияләре, шикәр диабеты барлыкка килү куркынычы факторы булып санала», – ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100