news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ашарга пешергәндә, 76 яшьлек әбигә ут капкан, аны коткара алмаганнар

news_top

Башкортстанның Сибай хастаханәсенә куллары пешкән 75 яшьлек ир-ат һәм күкрәк читлеге, муены, бите, эче, касык өлкәсе һәм ботлары нык пешкән 76 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Хатын-кызны ашыгыч рәвештә реанимациягә салганнар, ул авыр хәлдә булган. Бу хакта «Башинформ» яза.

Олы яшьтәге хатын Баймак районының Иске Сибай авылында яшәгән. Ашарга пешергәндә, аның халатына ут капкан. Ир-ат ялкынны куллары белән сүндерергә тырышып караган, ләкин шулай ук пешү җәрәхәтләре алган. Шуннан соң ул аңа су сипкән һәм хастаханәгә китергән.

«Кызганыч, хатын-кызны коткарып кала алмыйлар, ул вафат була», – дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар