Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ашап та тазармау нинди бәхет» - Алия Карачурина тәмләп ашаган видеосын күрсәтте

news_top_970_100
«Ашап та тазармау нинди бәхет» - Алия Карачурина тәмләп ашаган видеосын күрсәтте
Фото социаль челтәрдән

Җырчы Алия Карачурина тәмләп ашаганын виртуаль дусларына күрсәтте. Видео янына «ә сез миңа ашамыйсың дип әйтәсез», дип язган ул.

Видеода күренгәнчә, җырчы ниндидер камыр ризыгын башын селкеп, күзләрен йомып ашый, ә аннары спагеттины тәмләп суырып йота, соңыннан ипи белән тәлинкәне «юып» куя.

«Бер ай ашатмаганнар диярсең», – дип язган композитор, җырчы, автор-башкаручы Зөфәр Хәйретдинов.

«Ашап та тазармау нинди бәхет», – дип язган блогер Гөлия Вәлиәхмәтовага «ашаган саен ябыга ул» дип җавап биргән җырчы Гөлсирин Абдуллина.

«Шундый матур ашыйсың, ничек шулай өйрәнергә»;

«Өстәл артында биеп утырмыйлар, тончыгырга мөмкин»;

«100 кат карадым, бигрәк тәмле итеп ашыйсың»;

«Матур кыланасың, тагын да сөйкемлерәк күренәсең» кебек комментарийлар да калдырганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 июль 2022
    Исемсез
    Шулай тәмләп ашаганда гына ризык кирәкле урынга барып җитә һәм үзен бик бәхетле хис итә ))) һәм Алиябезне тазартмый ))) Кем үзенең яратып башкара, шулай ук рәхәтләнеп ашый да инде!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100