Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашап бетергәннән соң нинди дога укырга?

news_top_970_100

Ашап бетергәннән соң, биргән нигъмәтләре өчен Аллаһыга шөкрана һәм хәмде-сәнә әйтергә кирәк. Ашау-эчү догалары Аллаһыга шөкер, рәхмәт һәм ризалыкны белдерергә тиеш.

«Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә вә сәкаанәә вә җәгаләнәә минәл мүслимиин. Вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин».

(Аллаһыга Мактау булсын. Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы – Аллаһыга).

Аш-су өчен кылына торган башка бер дога:

«Әл-хәмдү лилләәһилләзии халәкаль-инсәәнә вә әтъгамәһүү вә сәкааһү вә җәһһәзәһүү бил-иимәән. Вә нәхмәдүһүү лимән мәййәзәл-хәләәлә минәс-сәййи-әәти вәл-хәраам. Вә кассәмәр-ризка галәә халькыйһии би әхсәнил-үслүүби вә әркан-низаам. Вә нүсалли вә нүсәллимү галәә мән үръсилә рахмәтән лил-гааләмиин».

(Инсанны яратып, ашатып-эчерткән һәм күңеленә иман нигъмәтләрен урнаштырган Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын хәләл белән хәрамны бер-берсеннән аерган Аллаһыга. Яратканнарына ризыкларны иң гүзәл рәвештә өләшеп, инсаннарга иң яхшы низам-тәртипне бирүче – Улдыр. Галәмнәргә рәхмәт буларак күндерелгән Мөхәммәдкә салават-сәлам булсын).

Тагын бер аш догасы:

«Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә вә сәкаанәә вә җәгаләнәәә минәл мүслимииин. Вәл-хәмдү лилләәһи вә бәракәәтүһүү галәә саахибит-тагами вәл-әкилиин. Әллааһүммәҗгаль нигъмәтәнәә дәә-имән вә диинәнәә каа-имән вә әүләдәнәә гаалимән саалихән вә ләә түсәллитъ галәйнәә заалимән. Әллааһүммә зид нигъмәтән кәсииратән би хүрмәти сирри сүүратил-фәәтихә».

(Безне туйдырган, эчергән һәм безне мөселман итеп кылган Аллаһыга мактау булсын. Аллаһыга мактау, бу ашның хуҗасына һәм ашаганнарга Аллаһының бәрәкәтләре булсын. Аллаһым! Безнең нигъмәтләребезне дәвамлы, динебезне таянычлы, балаларыбызны галим вә салих кыл. Безнең өстебезгә бернинди дә залим җибәрмә. «Фатиха» сүрәсенең сере хөрмәтенә безгә биргән нигъмәтләреңне тагын да арттыр, Аллаһым!)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100