Түрәсе сәркатибеннән сорый:
– Керүчеләр бармы?
Сәркатип кыз:
– Бар, районнан килделәр.
– Нинди сәбәп белән?
– Аларның акчалары юк.
– И Аллам, болай гына керсеннәр!
● ● ●
Ашамлыкларны кибеттә үк капкаларга кирәк. Кассага җиткәнче, бәясе күтәрелгәнче!
● ● ●
Ачуны чыгара торган әйтем:
«Син бүген шундый матур».
Әлбәттә, гадәттә, мин ямьсез, ләкин бүген могҗиза килеп чыккан!
● ● ●
Сез шуны сиздегезме? Банктан акча алганда, сездән залог сорыйлар. Ә банкка акча керткән чакта залог бирмиләр.
● ● ●
– Минем сездә бухгалтер булып эшлисем килә. Эш графигыгыз ничек?
– 1 ел буе бөтен көчегезне биреп эшлисез, аннан соң 3 ел буе ял итәсез.
● ● ●
Укытучы әйтә:
– Мин инде сезгә ничәнче мәртәбә аңлатам, ярты дигән нәрсә күп тә, аз да була алмый! Ә классның яртысыннан күбесе шуны аңламый...
● ● ●
– Әти, минем Алсу белән мәхәббәт!
– Ничек?
– Ул минем уенчыкларны ала, ә үзенекен бирми…
– Бу – шундый хәл, улым, моны инде гаилә дип әйтергә була!
● ● ●
Үземнең сөйгән кызыма телефоннан СМС-хәбәр җибәрдем:
– Тыныч йокы!
Җавап килде:
– Ә нигә шундый тавыш белән?
● ● ●
– Мине урамда кыйнагач, бокска язылдым.
– Шулкадәр ошадымыни?..
● ● ●
– Сине полтергейсттан ничек котылырга икәнен беләсең, диләр?
– Әйе, минем элек өйдә җиһазлар урыннарыннан күчә, савыт-саба ватыла, ачы тавышлар куба иде! Хатын белән аерылыштым да, бөтенесе бетте.
● ● ●
– Хатының чабып барган атны туктата аламы?
– Әгәр ул макияж ясатмаган булса – атлар аның каршында үзләре аягүрә баса.
● ● ●
Базарда. Сатып алучы – сатучыга:
– Сөтегезгә су кушылган бит!
– Кушылса ни! Сездән берәү дә кушылган су өчен акча түләтергә җыенмый ич!
● ● ●
Минем улым – официант. Картайгач, бер стакан су бирерлек кешем бар – шуңа тыныч. Иң әһәмиятлесе – «чаевой»ларны әзер тотарга кирәк.
● ● ●
Социаль челтәрләр шуны күрсәтте – без бөек орфографик ачышлар чорында яшибез икән.
● ● ●
Хатын-кыз колагы белән ярата, ә ир-ат – күзләре белән... Бу ике очракта да баш миенең эшләмәве күзәтелә.
Үгет (Фаил Шәфигуллин)
Бүген иртә белән минем янга күршем Ярхәмулла абый килеп керде. Ул – озын буйлы, бәрәңге алмасыдай яшел күзле, сирәк чәчле кеше. Безнең авылга узган ел Казакъстаннан кайтып урнашкан иде.
– Вәт эшләр, – дип башлап китте ул сүзен. – Энекәшем Сәмигулла хатыны белән баласын ташлап качкан. Хат языйк әле шул мөртәткә, минем кул калтырый.
– Нәрсә дип?
– Үгет биреп, әлбәттә.
Мин кәгазь, каләм алып өстәл янына килдем.
Ярхәмулла абый уң кулы белән сул беләген, сулы белән уң беләген кыскан килеш, байтак кына идән буенча йөренде.
– Яз, – диде ул, ниһаять, күзләрен каядыр, тәрәзә артындагы ераклыкка текәп. – Кеше түгел зверь дә алай эшләми, Сәмигулла энем. Ни битең белән бишектәге балаңны ташлап киттең? Куян гына ул балаларына: «Тирегезне базарда күрсәм иде», – ди икән. Син куян түгел бит, Сәмигулла энем. Син миннән үрнәк алма, җәме. Без хатын белән законный тордык, законный аерылыштык. Мин баланы да синең кебек бишектә калдырмадым – яслегә тапшырып киттем. Әгәр дә мәрхүм Габдулланың (урыны җәннәттә булсын) тол хатыны Бибисарага күзем төшмәсә, беренче хатыннан да аерылмый идем мин. Бибисара да «яхшы», башта мине үзенең байлыгы белән кызыктырды. Имеш, сыеры, алап хәтле йорты, телевизоры бар. Аннары: «Эшлисең килмәсә, бар, алдыңнан артың хәерле, синең хатыныңа әлиминтә түләп ятыр хәлем юк...» – диде дә артыма тибеп, басмадан төшереп җибәрде. Сагынып та куям үзен: мичкә кебек юан, җегәрле хатын иде, каһәр... Өченче хатын һәр көнне миңа «эчеп кайтасың» дип бәйләнде. Утын ярырга, ишегалдын себерергә, кыш җитсә, кар көрәргә кушты. Анысы, дөрес, гаеп атта да, тәртәдә дә бар, хатын үзе мыжык, малай елак булды. Ә минем нервыга тавыш-гауга ярамый – «бүле небүле» китәргә туры килде... Ә син, тирес бит, ни дип аклана аласың? Кая синең аталык миһербаның?.. Әле син, оятсыз, үзеңнең газиз балаңа әлиминтә түләргә дә кыенсынырсың. Мин синең кебек зур зарабыткыда эшләсәмме? Юк шул, язмыш җилләре кай якка гына ташласа да, ферма каравылыннан уза алмадым мин. Ә каравылда, үзең беләсең, әлиминтә түләрлек акча эшләп булмый. Әгәр дә сиңа, Сәмигулла энем, хатын каргышы, бала күз яшьләре нипочум икән, өйләнеп, дөньяга бала җибәрәсе түгел иде... Әле соң түгел, акылыңа кил. Атаң урынына калган олы абыеңның йөзенә кызыллык китермә...
Мин язып бетердем дә Ярхәмулла абыйга күтәрелеп карадым. Аның яңаклары буйлап борчак-борчак яшь бөртекләре тәгәрәшә иде.
Көлешеп дәвалану (Гүзәл Сөнгатуллина)
Үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да һәр кешенең дәваханәгә эләккәне бардыр. Кемгә – ничек, миңа анда бер дә күңелсез түгел. Нигә дисәң, кешеләр дә төрле-төрле туры килде. Һәммәсе дә үзенә бертөрле, төрле холыклы. Табиблар да үзенчәлекле.
Быел дәваханәгә кердем. Халык күп. Урын юк. Хәтта коридорда да ятучылар бар. Миңа да башта шунда булырга туры килде. Шөкер, озакламый палата бушагач, күчтем. Табибәбез бик тә яхшы иде. Көн дә безне карарга керү белән мәзәк сөйли. Беренче көнне үк эчләрне катырып бетерде. Кайчагында онытып та җибәрә бугай инде кемгә сөйләгәнен, көн дә шул мәзәкне кабатлый. Без инде кабатлануыннан көлешә башладык. Әйтеп булмый бит инде кешегә ничә тапкыр тыңлаганыбызны. Яхшы түгел. Шул мәзәкләре белән дәваланып чыктым, дисәм дә була үземне.
Икенче мәртәбә башка дәваханәдә дәваланырга туры килде. Монда инде, русча әйткәндә, полный комфорт. Бүлмәләре дә киң, чиста. Табиблары мәзәк сөйләми торган. Дәвалыйлар гына.
Ятабыз инде... Бер олы ханым да бар. Шуңа шәфкать туташы керде укол ясарга.
– Апа, әйдә, укол ясыйм. Кайсы ягыңа? Авырткан якка ясарга ярамый.
– Әй, балам, кайсы җирең авыртмый, дип сора син, – дип җавап бирде апа.
– Яхшы. Апа, кайсы җирең авыртмый? – диде шәфкать туташы.
– Авыртмаган җирем бар микән минем? Ә-ә, бар икән. Аягымның баш бармагы авыртмый, – диде ханым, читенсенебрәк.
Без, палатадагылар, рәхәтләнеп көлештек.
Икенче ханым, дәваханәгә керү белән, болай дигән иде:
– Мин өйдәгеләргә әйтеп куйдым: «Берни алып килмәгез, больница ризыгын гына ашаячакмын, бераз ябыгасым килә», – дип.
Берничә көннән больница буфетыннан ризык ташый башлады.
– Барыбер больница ризыгы бит инде бусы да, – дип акланды ул.
Килештек. Ничек килешмәскә? Чыннан да, ул бит өй ризыгы түгел... Кызык булып куйды. Шулай инде, авыруга бирешмәскә кирәк. Кызык табарга, күңел күтәренкелеге – үзе бер дәва.
Караңгылыктагы кычкыру (Дамир Мортазин)
Төнге тынлыкны урамдагы җан өзгеч тавыш бозды:
– Ка-ра-выл!
Мумуев, юрганын этеп ыргытты да, тиз генә аякларына башмакларын элеп, балконга ашыкты.
– Ка-ра-выл! – дип кычкыруын белде кемдер дөм караңгылыктан.
«Бернәрсә күренми!» – дип, төшенкелектә әйтеп куйды Мумуев. Йөз мәртәбә шалтыратты бит инде югыйсә, идарәгә, яктырткычлар куйсыннар дип – бер файдасы юк... «Аларга коммуналка өчен түләсәләр, шул җитә, ә безгә – караңгыда яшә...»
Аста кемнәрнеңдер шәүләләре күренә кебек, буталышлар, һәм тагын шул: «Ка-ра-а-выл!»
«Кирәк бит шулхәтле акырырга! – дип гаҗәпләнде Мумуев һәм бер фикергә килде. – Берәү дә йокламыйдыр әле... Гадәти төзелеш, акустика театрдагы кебек – шылт иткән тавыш та ишетелә!»
Кычкыручы, Мумуевның уйларын белгән кебек, бераз тавышын киметте:
– Ка-ра-выл! – тынычрак яңгырады.
– Менә кешеләр йокламый! – дип уйлап куйды кабат Мумуев. – Ярар, эчкәннәр! Ярар, бәхәс куптарганнар! Тыныч кына өйләренә таралу урынына, аңлашып алырга уйлаганнар».
Аста качып баручы аяк тавышлары ишетелеп алды һәм чак кына теге:
– Ка-ра-выл!
«Ә полиция кайда? Участковый нәрсә карап йөри, күренгәне дә юк бит! Әгәр берәрсе шауласа, тиз генә кулларын каерырлар иде», – дип, чын ачуын чыгарып алды Мумуев.
Куаклар арасында шәүлә селкенеп куйды һәм, алпан-тилпән килеп, караңгылыкта югалды.
«Мескенкәем! Күрәсең, нык эләккәндер... – дип хәленә кереп әйтте ул бу сүзләрен. – Ә бит бер генә кабахәт тә полициягә шалтыратмаган, полициягә ләгънәт укымаган, ярдәмгә килмәгән... Әйе, бу халык белән коммунизм төзү түгел, хәтта капитализм да төзеп булмас! Их, Сталин җитеп бетми!» – дип төгәлләде Мумуев үзенең ачы фикерләрен һәм йокысын туйдырырга кереп китте.