Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашаганда су эчәргә ярыймы?

news_top_970_100
Ашаганда су эчәргә ярыймы?
Фото: © "Татар-информ"

Уфадан табиб-гастроэнтеролог Эльвира Белева суны ашагач эчәргәме, яки ашауга кадәр эчәргә икәнен сөйләгән. Бу турыда ufacitynews.ru сайты хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, ашаганда су эчәргә ярый, тик чамасын белеп кенә. Ул очракта азык консистенциясе яхшыра, аны йоту һәм кайнату җиңелрәк була. Ләкин ашаганда күп итеп су эчү ашказаны согын һәм ферментларны сыекландырырга һәм ашкайнатуга начар тәэсир ясарга мөмкин.

Гастроэнтеролог сүзләренчә, ашаганда су эчүнең плюслары – йоту процессын җиңеләйтү, ризыкны ашкайнату соклары белән катнаштыру, ашказанында тулганлык хисе тудырып, артык ашауны булдырмау.

Ашаганда күп су эчүнең минуслары – ашаказаны согын сыекландыру, бу – ашакайнатуны начарландырырга мөмкин, кайсыбер кешеләр гади су урынына газлы яки кислотасы күп булган су эчсә, сару кайнау барлыкка килә.

Табиб сүзләренчә, шикләнгән очракта, суны ашарга ярты сәгать алданрак яки ашаганнан соң 30-40 минут узгач эчү хәерле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100