news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ашагач салкын су эчсәң ни була?

news_top
Ашагач салкын су эчсәң ни була?
"Татар-информ" архивы

Диетолог Наталья Лазуренко ашаганда ризык артыннан салкынча сыеклык эчеп куюның зыянлы булуын әйткән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Ашагач салкынча су эчсәң, ашказаны-эчәклек тракты эчендә температура бозыла. Белгеч сүзләренчә, ашкайнату процессы вакытында ашказаны-эчәклек трактында температура гадәти вакыттагыдан югарырак күтәрелә. Азык ашказанына һәм эчәклеккә кергәч, кан әйләнеше көчәя, бу – азыкны эшкәртергә ярдәм итә. Салкын су исә бу процессларны туктата, шуңа күрә азык эшкәртелми һәм ферментларга таркалмый.

Ашказаны-эчәклек тракты белән проблемалары булган кешеләргә, ашагач, гомумән сыеклык эчмәү хәерле. Гастрит, гастродуоденит, ялкынсынган эчәклек яки дизбиоз һ.б. булса, сыеклык аркасында ризыкларның бер өлеше үзләштерелә алмый.

Ашказаны-эчәклек тракты белән проблемалар булмаса, барыбер, берничә мөһим кагыйдәне истә тотарга кирәк. Кофе, сок, смузи һәм фреш – мөстәкыйль азык. Кеше азык артыннан сыеклык эчеп куйса, аксымнар, майлар һәм углеводларга тагын өстәмә углеводлар порциясе өстәлә, бу – ашкайнату процессын катлауландыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар