news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ашагач баш авырту нәрсәне аңлата?

news_top
Ашагач баш авырту нәрсәне аңлата?
https://pixabay.com/

Ашагач баш авырту җитди чирләр турында кисәтергә мөмкин. Бу турыда табиб Оксана Хамицева сөйләгән. URA.RU сайтында шул турыда язылган.

Беренче билгесе – шикәр авыруы яки ашказаны асты бизе белән проблемалар булуы мөмкин. Табиб сүзләренчә, башта кисәк кенә канда шикәр микъдары арта, аннары шулай ук тиз генә бу күрсәткеч төшеп китә.

«Бу баш миендә энергетик ачлык барлыкка китерә, шулай итеп баш авыртуы сигналы була», – ди табиб.

Кайбер очракта ашагач баш авырту аллергия билгесе дә булырга мөмкин. Ризыкның составын карарга кирәк.

Ашагач баш авырту токсик матдәләр йогынтысында да булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар