Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Асаф Вәлиев «Сагынганда» җырының көе авторы үзе булуын әйтте

Тыйнак җырчы бу турыда мәгълүматны бер кешегә дә әйтмәү сәбәпле, белешмәләрдә музыка авторы күрсәтелмәгән, «татар халык җыры» дип бара.

news_top_970_100
Асаф Вәлиев «Сагынганда» җырының көе авторы үзе булуын әйтте
Салават Камалетдинов

Асаф Вәлиев Әнгам Атнабаев шигыренә язылган «Сагынганда» җырының көй авторы үзе булуын әйтте. Җырчы әйтүенчә, ул бу җырны күптән, баянга уйнап җырлап язган. Асаф Вәлиев әйтүенчә, җыр авторы булуы турында ул беркемгә дә сөйләмәгән, шуңа күрә ул халык җыры буларак танылган да, Интернетта да көй авторы «татар халкыныкы» дип күрсәтелгән. Асаф Вәлиев, тыйнак җырчы буларак, көй авторы үзе булуын әйтмәгән, бу хакта мәгълүматны ул үзеннән «көй авторы кем» дип сорагач кенә әйтте.

Әнгам Атнабаевның бу шигыренә көйне Рәшит Җиһанов та язган. Ул җырны Хәйдәр Бигичев тә башкара. Ә Асаф Вәлиев үзе җырлаган «Сагынганда» көенең авторы.


Сагынганда

Асаф Вәлиев көе, Әнгам Атнабаев шигыре


Сагынганда аккан суга кара,

Сулар булып шаулап мин агам.

Ярларына дулкын кага, димә,

Йөрәгеңә килеп мин кагам.


Сагынганда ак болытка (болотларга) кара,

Ак болытлар (кара болыт) булып мин агам.

Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә,

Күз яшьләре булып мин тамам.


Сагынганда яуган карга кара,

Ак бураннар булып мин явам.

Ак бураннар адаштыра, димә,

Сине адаштырам (адаштырган) мин һаман.


Асаф Вәлиевнең бу җырын мари эстрадасы җырчысы Наташа Пушкина да тәрҗемә иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100