news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Асаф Вәлиев "Сагынганда" җырын башкара

Асаф Вәлиев "Сагынганда" җырын башкара.

news_top
Асаф Вәлиев "Сагынганда" җырын башкара

"Сагынганда"
Әнгам Атнабаев сүзләре


Сагынганда ак болытка кара,
Ак болытлар булып мин агам.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә,
Күз яшьләре булып мин тамам.

Сагынганда ак буранга кара,
Ак бураннар булып мин явам.
Ак бураннар адаштыра, димә,
Сине адаштырам мин һаман.

Сагынганда ак диңгезгә кара,
Ак диңгезләр булып мин агам.
Ярларына дулкын кага, димә,
Йөрәгеңә килеп мин кагам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар