Асаф Вәлиев әнисенең соңгы минутлары турында сөйләгән
Җырчының әнисе Флера ханым 6 октябрь көнне мәңгелек йортка күчте.
Җырчы Асаф Вәлиевның әнисе Флера ханым вафат булуы турында язган идек. Артист инстаграм сәхифәсендә әнисенең соңгы минутлары турында сөйләгән.
«Шулай килеп чыкты. Укытучылар көнендә әнием белән өстәл артында кичке аш ашап утыра идек. „Мәйдан“ каналыннан минем „Аерылмагыз“ дигән җырымны тапшырдылар. „Аерылмагыз, аерылмагыз“, — дип, җырласам да, 15 минуттан әнием кинәт кенә китеп барды… Бакыйлыкка күчте. Аерылыштык. Әниләрегезнең кадерен белегез», — дип язган ул.
«Флера апаның урыны җәннәттә булсын. Әле дә вафатына ышанып булмый», «Бик моңлы башкарасың. Барлык мәрхүмә әнкәйләргә дога булып яңгырасын», — дип инстаграм дуслары да комментарийлар калдырганнар.