news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Асаф Вәлиев һәм Лилия Муллагалиева “Гитара” җырын башкара

Асаф Вәлиев һәм Лилия Муллагалиева “Гитара” җырын башкара.

news_top
Асаф Вәлиев һәм Лилия Муллагалиева “Гитара” җырын башкара

"Гитара"
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Сәйяр Хәбибуллин көе
Бөдрә чәчең тараладыр,
Таратып караган юк.
Нинди була ул мәхәббәт —
Яратып караган юк.

Аклы күлмәк кигән идем,
Итәкләре киң икән.
Сандугач сандугачка тиң,
Ә мин кемгә тиң икән?

Әй гитара, әй гитара,
Көмеш микән кыллары?
Гитара уйный бер егет —
Бар микән сөйгән яры.

Ярым юк иде, яр таптым,
Сине таптым, пар таптым.
Бер күрүдә гашыйк булдым,
Бер күрүдә яраттым.

Аклы күлмәк кигәнсең дә,
Итәкләре киң икән.
Сандугач сандугачка тиң,
Ә син миңа тиң икән.

Әй гитара, әй гитара,
Кыллары җиде генә.
Җиде чибәр арасыннан
Сайладым сине генә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар