news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Асаф Вәлиев “Эх, сез матур кызлар” җырын башкара

Асаф Вәлиев “Эх, сез матур кызлар” җырын башкара.

news_top
Асаф Вәлиев “Эх, сез матур кызлар” җырын башкара

"Эх, сез матур кызлар"
Николай Васильев сүзләре (удмуртчадан Риф Насыйбуллин тәрҗемәсе)
Петр Кубашев көе


Дус-ишләрем уйный-көлә,
Мин генә көлмим.
Уенның да ямен тапмыйм,
Ни булды, белмим.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Мин эшемдә гел почетта,
Һәрчак мактыйлар.
Кызлар гына урап уза,
Эх, яратмыйлар.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Йөрәгемдә утлар яна,
Һич төшенмисез.
Арагыздан берегезне
Сөям өметсез.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Нигә сезгә аңлашылмый
Минем хисләрем.
Шулай ук ялгыз үтәрме
Минем кичләрем?

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар