«Ашадык та ашадык» – кунакчыл Тәтеш ягы бөтендөнья татар хатын-кызларын җыйды
Бу көннәрдә «Милләт жыены» кысаларында бер үк вакытта өч форум узды. Аларның берсе - VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы. «Интертат» журналисты Фирүзә Гыйниятова форум делегатлары белән Тәтеш районына кайтып килде.

Мин форум катнашучылары белән бергә Тәтеш районы Кече Әтрәч авылына юл тоттым. Без юлга чыкканда, коеп яңгыр явып кәефне төшерде, тик күп тә үтми көн ачылып, кояш чыкты. Миңа шунысы гажәп булды, авылга килеп җитү белән кояш чыкты, ә киткәндә тагын яңгыр ява башлады. «Әтрәчнең безне жибәрәсе килми, ахры», – диеште автобустагы апалар.
«Тәтеш муниципаль районы» дигән язма янына җиткәч, безне Тәтеш шәһәренең чибәрләре һәм Кече Әтрәч авыл җирлеге җитәкчесе каршы алды һәм авылга кадәр озатып куйды.
Сәгать унберенчедә безнең автобус авылнын мәчете янына килеп туктады. Анда безне өч буын бергә яшәүче көләч йөзле Гафиятуллинар гаиләсе икмәк һәм чәк-чәк белән каршы алды.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Аннары сүз Кече Әтрәчнең имам-хатыйбы Мөнәвир Шакировка бирелде, дога кылдык. Барлык кешене таң калырлык иттереп, нәни Шамил Хәмитов азан әйтте.
Кече Әтрәч авылындагы программа бик кызык уйланылган иде. Зур Әтрәч җирлегендә 3 ансамбль бар, кул күтәреп догалар кылганнан соң, безне бер-бер артлы көләч йөзле апалар каршы алды. Берсеннән-берсе матур күлмәкле апаларны форум катнашучылары да кочаклап үз иттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
«Безнең ике Әтрәч халкы бик дус»
Авылның мәдәният йорты янында тәм-томнардан сыгылып торган ике мул өстәл әзерләнгән, ерактан ук ялтырап күренеп торган самавырлар кайный. Милли киемле егетләр-кызлар кунакларны кыстый-кыстый сыйладылар, күңелләрен күрделәр. Бигрәк кунакчыл инде бу Әтрәч халкы! Әле шуңа өстәп, киткәндә, пакетларга тутырып, күчтәнәчләр дә биреп жибәрделер.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Зур Әтрәч авыл җирлеге башлыгы Хәкимов Ринат әлеге чара турында үз фикерен әйтте.
– Зур Әтрәч җирлегендә мондый чаралар систематик рәвештә үткәрелә. Барыбызга да таныш «Әтрәч укулары»на да шулай ук күп кунаклар килә. Без һәрвакыт якты йөз, тәмле сыйлар белән барысын да куанып каршы алабыз, үзебезнең тәмле шифалы чишмә сулары белән кунак итәбез. Шунысын да билгеләп үтәсем килә: безнең ике Әтрәч халкы бик дус, алар бер-берсен яхшы яктан уздырырга гына тырышалар. Менә бүгенге бәйрәмне дә алар бик күркәм итеп оештырдылар, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Мәдәният йорты территориясендә төрле зоналар оештырылган иде. Әтрәч җирлегендә умартачылык турында бу өлкәдә зур тәҗрибәләре булган Мәгъсумов Хәлил һәм Вафин Фирдинат сөйләделәр, кунакларга кызыклы күргәзмә дә тәкъдим иттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Гайшә апа Нигъмәтуллина hәм Гөлфия апа Шәехова файдалы үләннәр турында сөйләде. Татар хатын-кызлары жыены булса да, арада татар телендә үлән исемнәрен белмәүчеләр табылды. Мөлаем апалар аларга русча да, татарча да аңлатып бирделәр. Бу күргәзмәдән соң хатын-кызларның үзара сөйләшүен ишетеп алдым. Берсе, минем сырганакның җимеше файдалы икәнен ишеткәнем булды, әмма яфракларында да шифа барлыгын белми идем, диде.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Әминә апа Нәфыйгина «Әни мендәре»н тутыру серләре белән бүлеште. Аның сүзләренчә, каз каурые белән мамыкны бергә кушып тутырган мендәр күпкә йомшаграк була.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Соңгы зона – җирле шагыйрь Исхак Фәйзуллинның шигырьләре, китаплары белән танышу һәм әнисе Роза Фәйзуллинаның иҗатын яктыртуга юнәлтелгән иде. Шуңа өстеп, Исхак Фәйзуллин гармунда уйнап, әнисе сүзләренә язылган җырны да башкарды.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Хатын-кызлар барлык зоналарны да зур кызыксыну белән карадылар, ә соңыннан үзешчәннәр оештырган концертта ял иттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Район башлыгы: «Әнинең җылы карашын сагынам»
Кече Әтрәч авылында кунак булганнан соң, без Тәтеш шәһәренә юл тоттык. Шәһәргә килеп җитүгә, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына төшке ашка алып керделәр, сыйладылар. Аннары танылган балык музеенда булдык, Идел буен да күзәтеп мендек. Андагы матурлыктан, Иделнең киңлегеннән күзләр камаша – гаҗәеп күренеш.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Җыенның бу көнендә Тәтешнең мәдәният йортында пленар утырыш узды. Кунакларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов сәламләде.
«Барыгызны да кунакчыл Тәтеш җирлегендә күрүебезгә бик шатбыз. Бүгенге чараның темасы да бик мөһим – ана һәм бала мөнәсәбәтләре белән бәйле. Мин үземнең әти-әниемә бик рәхмәтлемен, хәзер дә аларны бик сагынып искә алам. Иртәдән торам да әниемне уйлап күңелем тула, аның мине каршы алулары, җылы карашын сагынам. Шулай ук, мин хатынымның әнисенә дә бик рәхмәтлемен, чөнки ул миңа шундый тормыш иптәше үстереп бирде. Мин үземнең улларыма да карыйм, аларның әниләренә карата мөнәсәбәте башкача, аны якынрак күрәләр. Иң хөрмәткә лаек булган әйбер ул – әни булу. «Ак калфак» оешмасына шушындый тирән теманы сайлаганы өчен рәхмәт», – диде ул.
Рәмис Сафиуллов махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларның әниләре белән даими аралашып торуын, күчтәнәчләр белән барып, хәлләрен сорашуын билгеләп үтте.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
«Бала хаклары күп, аларны санап бетереп булмый»
«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова «Ана хакы» төшенчәсенең асылын аңлатып китте.
«Беренче ана хакы – без кызлар булганда үзебезгә балабызның әтисе булырлык егет сайлаганда. Үзебезнең милләт кешесенә кияүгә чыккач, карында бала яралгач, без бала хакын хаклый башларга тиешбез: аны тиешенчә назлау, бишек җырлары тыңлату һәм башкалар. Авырлы хатын-кыз янында әйткәләшергә, әрләшергә, аңа тискәре эмоцияләр бирергә ярамый, чөнки моның барысы да балага сеңә. 9 айдан бала тугач, аңа мәгънәле исем кушу зарур. Тагын бер бала хакы – 40 көнгә кадәр баланың чәчен алу. Мондый бала хаклары күп, аларны санап бетереп булмый», – диде ул

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Пленар утырышта төрле темаларга чыгышлар яңгырады. Күңелемә иң хуш килгәне – КФУның татар теле бүлеге мөдире, профессор Гөлшат Галиуллинаның чыгышы булды, чөнки аның чыгышы бүгенге көндә актуаль булган татар исемнәре темасына багышланган иде. Пленар утырыштан соң, форумда катнашучылар концерт карады. Безне ашаттылар да җырлаттылар, диясе килә, чөнки концерттан соң барыбыз да Тәтеш мәктәбенә барып, төшке аш ашадык. Анда үзешчән артистлар безгә матур җырларын бүләк иттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Иң кызыгы – Тәтештән автобуста Казанга кайту иде. Апалар үзара хис-кичерешләре белән уртаклаша-уртаклаша кайттылар. Арада бер апа: «ашадык та ашадык» дип көлде. Шунысын аңладым: җыенда катнашучыларга Тәтеш районына сәяхәт бик ошады, барысы да уңай эмоцияләр белән кайттылар.
Үзем өйгә сәгать уникенче яртыда кайтып кердем. Әтрәчлеләр җибәргән күчтәнәчләр белән чәй эчә-эчә, «Татар-информ»га кыска репортаж яздым. Миңа ошады!

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова