Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аш-су остасы Резидә Хөсәеновадан майда кызган пәрәмәч рецепты

news_top_970_100
Аш-су остасы Резидә Хөсәеновадан майда кызган пәрәмәч рецепты
"Татар-информ" архивы

Пәрәмәч камыры өчен: 0,5 литр җылы сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 25 грамм чүпрә, 50 грамм сыек май, он.

«Камырга йомырка салынмаса ул йомшаграк була», – ди Резидә ханым.

Эчлек өчен: сыер ите фаршы, суган,тоз, борыч.

Камырны басарга һәм ярты сәгать җылы урында тотарга. Аннары камырдан 50 шәр граммлы шарчыклар ясап, күпертеп алырга кирәк. Соңыннан пәрәмәчләр ясарга һәм майда ике ягын да кыздырып алырга.

«Пәрәмәчләрнең өстен ачык калдырып бөгәргә, шул ягы белән майга салырга. Пәрәмәчне әйләндергәч, өстенә кайнар майны салып торырга һәм ачык ягы белән майга әйләндерергә ярамый. Аннары ризык бисмилла һәм онның һәр бөртегенә күңелне биреп пешергәндә тәмле була», – дип пәрәмәч пешерү сере белән уртаклашты танылган аш-су остасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100