Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аш-су остасы Гүзәл Шаһигәрәева: «Әй кыен икән лә ул бала булмау. Үкси-үкси елый идем»

news_top_970_100
Аш-су остасы Гүзәл Шаһигәрәева: «Әй кыен икән лә ул бала булмау. Үкси-үкси елый идем»
Фото: © Гүзәл Шаһигәрәева аккаунтыннан

Аш-су остасы, блогер Гүзәл Шаһигәрәева хатын-кызлар өчен бик тә авыр сорауны күтәреп чыкты. Ул тормышындагы иң авыр мизгелләре белән уртаклашты. Аның күңелен бала булмау һәм бу турыда кешеләрнең һәрдаим сорап торуы телгәләгән. Гүзәл ханым беркемгә дә балага узуга кагылышлы сорау бирмәскә киңәш итә.

«Әй кыен икән лә ул бала булмау. «Кайчан була инде?» дип сораулары җанны тилмертә иде! 7 елдан соң гына сорамый башладылар. Кияүгә чыккач, 2 ел, үзебез өчен яшибез, дидек. Аннан инде, нәсел дәвамчысы кирәк, дидек. Барысы да син уйлаганча түгел шул ул. Бала юк… Тора-бара узганны сизмичә дә калганмын. Эч авырта дип врачка барган идем, миңа дару язып бирде. УЗИга барырга кушмады. Минем яшь чак. Врачлар сүзенә ышанасың бит инде. 3 атнадан, врач ялгышлыгы аркасында, берсе төште. Шуннан соң 7 ел вакыт узды. Мине балага узмаучы хатын-кызлар, әниләр генә аңлар. Дуслар,туганнар янында кыен. Бәйрәмнәрдә кыен, чөнки барысының авызында шул бер генә сорау. Әбиенә кадәр сорый. Бу сораулардан шундый арыган идем мин.

Өйгә кайткач үкси-үкси елый идем. Әле тора-бара ир-ат та төрттерә башлый. Якын кешеңнән дә андый сүзләр ишеткәч, бөтенләй дә авыр.

Аллага шөкер, 7 елдан бу сораулар бетте. Бетмәгән икән, хәзер икенчесенә нигә бармыйсыз, диләр. Шулай да киңәшем шул, дусларым: бер вакытта да парлы яшәп, баласы булмаганнарга бу сорауны бирмәгез. Ир-ат янында берсүзсез. Хатын-кызга, беләсезме, сез сорамасагыз да бик авыр», – дип киңәшен бирде Гүзәл Шаһигәрәева.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Артистка
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100