Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аш-су блогеры иреннән яшел суган белән йомырка бөккәне – рецепт

news_top_970_100
Аш-су блогеры иреннән яшел суган белән йомырка бөккәне – рецепт
Фото: видеодан скриншот

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинованың ире Рүзил беренче тапкыр яшел суган белән йомыркадан бөккән пешергән. Бик матур һәм тәмле күренә. Блогер социаль челтәрдәге сәхифәсендә рецепт белән уртаклаша.

Камыр өчен: 450 грамм кефир, 500-600 грамм он, 0,5 бал кашыгы тоз, 0,5 чәй калагы сода.

Ингредиентларны кушып камыр басарга, онны берьюлы салып бетермәгез (күбрәк яки азрак кирәк булырга мөмкин), камыр йомшак булырга тиеш.

Эчлек өчен 8-10 йомырка, яшел суган, 60 грамм атланмай, тәменчә тоз, борыч. Барысын бергә салып болгатырга. Аннары бөккәннәр ясарга һәм майда ике ягын да кыздырырга.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100