Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан «Кырмыскалык» торты рецепты

news_top_970_100
Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан «Кырмыскалык» торты рецепты
Илүзә Хөснетдинова

Татар аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова социаль челтәрдә әнисенең «Кырмыскалык» торты рецепты белән бүлешкән.

Камыр өчен 200 грамм маргарин, 50 грамм атланмай, 1 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 1 бал кашыгы сода, 5 стакан он (чама белән) кирәк.

Оннан кала барлык ингредиентларны бергә кушып болгатырга. Аннары азлап он кушып, камыр басарга.

Табаны майларга, камыр җәймәсен салырга һәм «кош теле кисә торган» яки гади пычак белән шакмаклар кисеп чыгарга.

Духовканы 180 градуска кадәр кыздырырга һәм 10-15 минут пешерергә.

Крем өчен  130 грамм әстерхан чикләвеге (ваклап бетермәгез, чикләвек күбрәк булган саен тәмлерәк була),  100 грамм атланмай, чама белән куертылган сөт (сгущенка) кирәк булачак.

Камырга кремны салып болгатырга һәм тәлинкәгә өяргә. Әзер тортны төнгә суыткычта калдырырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100