Кекс камыры өчен: 3 йомырка, 130 грамм шикәр комы, 150 грамм атланмай, 150 грамм он, 10 грамм көпшәкләндергеч, 100 грамм куертылган сөт. Шулай ук (вареная сгущенка), шикәр оны (сахарная пудра) да кирәк була.
Куертылган сөттән кала барлык ингредиентларны болгатырга. Табаны майларга яки пергамент кәгазь җәяргә. Камырның яртысын табага агызырга, аннары куертылган сөтна салырга һәм калган камырны өстенә агызырга.
160 градуска кадәр кызган духовкада 40-45 минут пешерергә. Әзер кекс өстенә шикәр комы сибәргә.