Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан җиләк-җимешне өстәлгә тәмле итеп бирү ысулы
Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә бик гади һәм тиз эшләнә торган рецептлар белән уртаклаша. Бу юлы ул җиләк-җимеш десерты тәкъдим итә.
Ингредиентлар: нектарин, груша, банан, куертылган сөт (сгущенка), әстерхан чикләвеге.
Җиләк-җимешне үзегез теләгән формада турарга, тәлинкәгә тезеп чыгарга, өстенә куертылган сөт салырга һәм чикләвек сибәргә.
«Шулай ук угычтан уып шоколад та сибәргә була», – дип язган блогер.