news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова улына үзенчәлекле исем сайлаган

news_top
Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова улына үзенчәлекле исем сайлаган
Илүзә Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аш-су блогеры Илүзә Рамилевна (Хөснетдинова) күптән түгел генә күп балалы ана статусын алды. Ике кыздан соң аның улы туды.

«Таныш булыгыз, Ридван Рузилевич! Бу исемнең мәгънәсе искитмәле. Аның мәгънәсен ишетүгә, миңа каз тәннәре чыкты. Ирем дә мәгънәсен бәяләде һәм улыбызга нәкъ шул исемне кушарга риза булды. Безнең Ридван.

Ридван – гарәп исеме. Ул «иркенлек, ләззәт, кәнәгатьлек» дигәнне аңлата. Исламда Ридван – Җәннәт капкасында сакта торучы фәрештә исеме», – дип язган блогер социаль челтәрдәге сәхифәсенә.

«Сөбханаллаһ, мәгънәсе бик матур», – дип язганнар блогер дуслары.

«Ризванны белә идем, Ридванны беренче тапкыр ишетәм», «Ризван дип әйтәсе килә», – дип язган күпчелек.

Илүзә белән Рузил гаиләсендә Ясминә белән Роза исемле кызлар үсә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар