Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арзанлы ял эзләүчеләр өчен: Башкортстанның иң гүзәл 10 урыны

Башкортстанның табигатен юкка гына “икенче Швейцария” дип атамыйлар. Аның биек таулары, куе урманнары, елга-күлләре беркемне дә битараф калдырмый. Ул Чехия, Испания, Төркия кебек илләргә тиңләшә ала. Кызганычка каршы, Россиядә шундый гүзәл тәбигатьле төбәк барлыгын белүчеләр аз. Сезнең игътибарыгызга - Башкортстанның 10 иң гүзәл җире.

news_top_970_100
Арзанлы ял эзләүчеләр өчен: Башкортстанның иң гүзәл 10 урыны

“Павловка паркы” ял базасы — Нуриман районының гына түгел, республиканың горурлыгы. Павловка сусаклагычы янында урнашкан ял итү урыны 2008 елда ачыла һәм елдан-ел популярлаша бара. Биредә ел әйләнәсендә ял итәргә мөмкин. Җәен су буе пляжга әйләнә. Көймәдә, бананда, су чаңгысында йөрергә мөмкин. Балалар өчен төрле күңел ачу чаралары каралган. Кышын анда тау чаңгы белән сноуборд яратучыларны очратырга була. Бу спорт төрен үзләштер­мәгәннәргә һәм балаларга рәхәтләнеп тюбингта шуарга мөмкин. Сноубордчылар өчен барлык трюкларны да эшләү каралган. Мәсәлән, махсус җиһазлар кулланып, алдан әзер булган трассалардан югары тизлектә шуарга мөмкин. Әлеге төр рэйсинг дип атала. Акробатик трюклар белән башкаларны шаккатырырга теләгәннәр өчен махсус таулар бар. Үзен фрирайдта сынап карарга теләүчеләр өчен дә биредә мөмкинлек бар. Ул нәрсә дип аптырамагыз. Сноубордта яки тау чаңгысында махсус әзерләнмәгән тау бит­ләреннән үзаллы шуып төшү булыр.


“Шүлгән-таш” мәгарәсе - Бөрҗән районында урнашкан. Әкиятләрдә сөйләнгән соклангыч сарайны хәтерләткән “Шүлгән-Таш”ны бер булса да күрергә кирәк.  Шүлгән- таш – Көнчыгыш Европада һәм Азиядә таш гасырның тәүге чорында (палеолит) яшәгән кешеләрнең буяу белән сурәт эшләү сәнгате күрсәтелгән һәм сакланган бердәнбер мәгарә.

Аның озынлыгы – 3 чакрым, биеклеге – 140 метр. Анда зур заллар, коридорлар, күргәзмәләр, җир асты күлләре бар, җир асты елгасы – Шүлгән ага. Дивардагы рәсемнәр, гасырлар буе барлыкка килгән сталакитлар, сталагмитлар һәр кешене таң калдыра. Белгечләр фикеренчә, рәсемнәр 14-14,5 мең ел элек ясалган. 200гә якын рәсемнең 30ы гына яхшы хәлдә сакланган. Борынгы кешеләр мамонт, ат һәм башка җәнлекләрне сүрәтләгән. Шүлгән-Таш эксклюзив объект булып санала, аңа охшаш мәгарә бары тик Франциядә генә бар.

Уфадан мәгарәгә кадәр 400 чакрым. Белоретка барып җиткәч, Собханколга таба борылырга кирәк. Собханколдан “Шүлгән-таш”ка кадәр якынча 40 чакрым грунт юлдан барасы. Биредә үз чатырыңда кунарга да була. Әмма кунак йортларында тукталу күпкә хәвефсезрәк, чөнки Бөрҗән районында аюлар бик күп. Ә иң күңеллесе – ул районда бер генә дә черки дә юк.

Аслыкүл Дәүләкән районында урнашкан, Башкортстанның иң зур күле. Җәйге ялны монда рәхәтләнеп уздырырга була. Россиядә ял итергә яратучыларга монда һичшиксез ошаячак. Бер атнага гаиләгез белән барыгыз. Экстремаль шартларда яшәргә теләүчеләргә арендага чатыр алырга була. Комфорт кирәк дисезме? Барлык уңайлылыклары да булган кунакханәне сайлый аласыз.


Кандрыкүл - Туймазы районындагы күл, Татарстан чигеннән ерак түгел. Заманында монда кымыз белән дәвалый торган шифаханә булган. Үпкә авыруы белән килгәннәр сау-сәламәт булып кайтып киткән. Дәвалауның иң зур сере – мондагы һаваның чисталыгы. Ул вакытта утыртылган нарат урманнары бүгенге көнгә кадәр сакланган.


Кандрыкүл – гаилә өчен дә, яшьләр өчен дә уңңайлы ял урыны. Ял өчен монда барлык шартлар да бар. Бюджетлы ял итүчеләргә - очсыз ял базасы, югары сервис таләп иткәннәргә vip-йортлар бар.

Яктыкүл – туристларың иң яраткан урыны. Чиләбе өлкәсе белән чиктәш булгач, биредә Башкортстаннан гына түгел, күрше төбәктән дә ял итүчеләр күп. Ул - иң тирән һәм иң чиста күл исемлегендә. Башкортстанның Байкалы дип атарга да мөмкин. Биредә балалар лагере, ял базалары, шифаханәләр, коттедж поселогы, бөтен Россиягә билгеле “Металлург-Магнитогорск” тау чаңгысы курорты урнашкан.


Торатау - Шихан таулары – табигатьнең уникаль һәйкәле булып санала. Аларга якынча 230 миллион ел. Таулар текә булуына карамастан, аларга менү авыр түгел. Иң биек тау түбәсе Торатауның биеклеге – 280 метр. Тау итәгендә репрессияләр чорының истәлеге - ГУЛАГның бер утравы – хатын-кызлар төрмәсенең җимерекләре саклана.


Куштау – майданы буенча иң зур тау. Кышын анда тау чаңгысында шуарга була. Иң төньяк  тау – Юрактау. Таулар ачык һава астындагы музейны хәтерләтә: анда ташка әйләнгән диңгез яшәүчел әрен очратырга була. Геология белән кызыксынучылар, коллекцияләрен кызык экземплярлар белән тулыландыра ала. Өстәвенә, тауда “Кызыл китап”ка кергән, сирәк очрый торган үсемлекләр үсә.

Шиханнар Агыйдел елгасы янында урнашкан. Эссе көнне, тауларны караганнан соң, су коенырга була. Балыкчыларга биредә аеруча күңелле. Тоткан балыктан шундук уха пешереп аларга да була.

Абзак. Белорет районының искитмәле табигатендә фотога төшеп, “Мин – Альп тауларында”, - дип, социаль челтәргә куйсаң, дусларың, һичшиксез, ышаначак. Биредәге ял йөрәгегездә мәңгегә сакланыр. Монда җәй дә, кыш та рәхәтләнеп ял итәләр. Җәен – күлдә су коену, атта һәм велосипедта йөрү популяр булса, кышын монда, хәтта чит ил кешеләре дә, тау чаңгысы белән сноубордта шуарга килә. Монда Владимир Путин үзе тау чаңгысында шуган! Анда Россия шоу-бизнесы йолдызларын, күренекле политикларны очратырга була. Ни өчен? Абзактагы ял югары сыйфатлы, ә тәбигатен сүз белән генә сүрәтләп булмый, аны күрергә кирәк!

Кыш килергә планлаштырсагыз, яшәү урыныгызга (кунак йортлары, кунакханәләр) 2-3 ай алдан бронь куегыз. Чаңгы, сноуборд һәм башка спорт инвентаре үзегез белән юк икән, урында арендага алырга була.

Учалы районының Ахун авылын “Башкорт Стоунхендж”ы дип атыйлар. Мондагы менгирләр, ягъни борынгы кешеләрнең ташларны эшкәртеп ясаган һәйкәлләре, Англиянең данлыклы Стоунхендж балбалларыннан да 2-3 мең елга борынгырак. Барлыгы 13 менгир-ташның тамырлары бик тирәндә урнашкан. Аларны утырткан халык, янәсе, Аркаимга барып урнашып, шәһәрләр төзегән.

Ахун мен­гир­лә­ре - бо­рын­гы ко­яш сә­га­тьләре алар. Ахун янын­да­гы иң би­ек тау, би­ек­ле­ге 666 метр бул­ган Оч­лы­тау ар­тын­нан чык­кан ко­яш нур­ла­ры ур­та­да ур­наш­кан иң би­ек мен­гир­гә тө­шә. Ко­яш кү­тә­рел­гән са­ен баш мен­гир­нең кү­лә­гә­се баш­ка таш­лар­га кү­чә, җир йө­зен­дә­ге иң бо­рын­гы сә­гать ва­кыт үл­чи баш­лый... Моңа инаныр өчен туристлар елның дүрт фасылында: 21 март – Нәүрүз, 21 июнь – җәй башы, 21 сентябрь – Сөмбелә, 21 декабрь – Нардуган бәйрәменә җыела.

Уртада утырган менгирне кочаклап теләкләреңне әйтсәң, алар кабул була икән. Бирегә бала таба алмаган хатын-кызлар күп килә. Галимнәр фикеренчә, Ахун менгирләренең энергиясе һәм көче Хакас менгирләре, Байкал күле һәм Аркаимнан гына калыша икән.

Атыш шарлавыгын еш кына Таиландның Эраваны белән чагыштыралар. Атыш Белорет районында урнашкан. “Атыш” – “ата” сүзеннән, ул чынлап та кыядан атып чыга. Уникаль шарлавык.

Уфадан монда электричка белән килергә була. Белоретка таба баручы электричкага утырсагыз, “71нче чакырым” тукталышында төшеп, 10 чакырым тирәсе җәяү атлыйсы булачак. Машина белән дә барырга була. Сикәлтәле юлларда биек машина белән йөрү уңайлырак булыр. Үзегез белән чатыр һәм ашарга азык-төлек онытмагыз.

Нөгеш - Башкортстандагы иң тиз агымлы елга. Язын монда көймәдә йөзү аеруча популяр. Таулар арасыннан аккан елга матур тәбигате белән таң калдыра.

Җәй ял итәргә килүчеләр Нөгеш сусаклаугычын сайлый. Күпләр аны “Башкортстан диңгезе” дип йөртә. Ял итүчеләрнең кесә калынлыгына карап, яшәү шартлары да төрле. 5 мең сум тирәсенә йорт арендага алырга була. Ә гади туристик базада 300 сумга кунарга мөмкин. Чатырда кунарга теләсәгез, аны урнаштыру өчен махсус кемпинглар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100