news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Арзанлы һәм кулай юлламаны кайчан алырга?

Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә

news_top
Арзанлы һәм кулай юлламаны кайчан алырга?
- Февральдә. Быел минем гаилә өч атнага Төркиягә ял итәргә барды. Тур бәясе – 160 мең сум. Без аны февральдә броньлап куйдык. Хатынымның дусты, алар белән барырга теләп, нәкъ шул турны майда алырга булды. Һәм беләсезме күпмегә? 227 меңгә! Бу бәя аермасы – турны иртә броньлау һәм валюта аермасыннан тора. Әгәр уңайлы, арзан, кулай ял итәргә телисез икән, ялыгыз турында алданрак уйлагыз. Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар