Даими борчылу һәм киеренкелек кәефне генә бозып калмый – алар кан анализларында ачык күренә торган эз калдыра яки төрле тайпылышларга китерә. Хатын-кызлар өчен мондый үзгәрешләр аеруча куркыныч булырга мөмкин, чөнки алар планлаштырылган йөклелеккә тискәре йогынты ясый. «Радио-1» хәбәр итә.
15 еллык тәҗрибәсе булган табиб-репродуктолог, акушер-гинеколог, «Әни булу» репродуктив сәламәтлек мәктәбе нигезләүчесе Гюнай Салаева «Радио-1» белән әңгәмәдә стресс вакытында тиз реакция бирүче кайбер гормоннар барлыгын әйтте.
«Хатын-кызларда калкансыман биз – стрессны бик кискен кабул итә торган төп органнарның берсе», – дип билгеләп үтте ул.
Ниләргә игътибар итәргә кирәк:
ТТГ (тиреотроп гормон): стресс калкансыман биз эшчәнлеген «сүндерергә» мөмкин, бу – гипотиреозга китерә, ә ул исә турыдан-туры балага узуга комачаулый.
Кортизол: төп стресс гормоны. Төгәл нәтиҗә өчен, аны тәүлеклек сидек анализында тапшыру яки селәгәй аша тест ясау яхшырак.
«Кортизол – кешене иртән урыннан торырга мәҗбүр итүче гормон. Кичкә таба ул иртәнгегә караганда түбәнрәк булырга тиеш. Аны акыл белән «сарыф итәргә» кирәк: начар яңалыклар карауга түгел, ә контраст душка яисә зарядкага», – дип киңәш бирде эндокринолог.
Пролактин: ул баш миендә эшләп чыгарыла һәм стресс гормоны дип санала. Аның озак вакыт югары булуы овуляцияне блоклый.
«Әгәр гипофизның МРТсы чиста, ә пролактин югары булса – бу стресс аркасында барлыкка килгән функциональ гиперпролактинемия. Махсус дарулар аны киметергә һәм циклны җайга салырга ярдәм итә», – дип аңлатты Салаева.