Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Арыдым», – дип өйдә чыгып киткән ирем, ярты ел узгач, берни булмагандай кире кайтты...

news_top_970_100

Ирем белән 11 ел элек өйләнештек, 9 яшьлек кызыбыз бар. Марат белән танышканда, мин фатир яллап яши идем әле, ул да минем янга күченеп килде. Ул вакытта үз фатирымны алырга дип саллы гына суммада акча туплаган идем инде, әмма бераз җитми иде, шуңа акча җыюны дәвам иттем.

Фатир яллап 4 ай яшәдек. Тиешле акчаны туплап бетергәч, үземә фатир алдым. Фатир алырга 1 ай чамасы кала, Марат миңа тәкъдим ясады, тик мин ашыкмадым, чөнки кияүгә чыккач сатып алынган фатир (үз акчама булса да) уртак милек булып саналуын аңлый идем.

Минем фатирга күченеп 2 ай узгач, өйләнештек. Озак та узмады, мин балага уздым, сау-сәламәт кызыбыз туды.

Башта барысы да яхшы барды, ә аннан соң гаилә кризисы булып алды, тик без аны да җиңеп чыктык.

Соңыннан кабат проблемалар башланды, ирем эшсез калды. Бөтен эшне миңа аударып калдырды, үзе депрессиягә бирелде. Үзенең депрессиясе турында сөйли-сөйли, диванда аунап, телевизор карап ятты. Эш эзләргә ашыкмады, депрессиясе узганын көтеп ятты.

Ә мин эшләвемне дәвам иттем. Эштән кайткач та тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш көтә: бала карау, ашарга пешерү, өй җыештыру...

Минем хәтта Марат белән ачуланышырга да вакытым булмады, тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтерелдем.

Бу хәлләр 4 ай дәвам итте, шуннан соң ирем эш табып, эшкә урнашты.

Тик бу да җиңеллек, шатлык алып килмәде. Марат гел арыган, ачулы булып, эшеннән соң гына кайта башлады. Өйдә көн дә тавыш чыга. Югыйсә, мин дә өйдә утырмыйм бит, мин дә эшлим, әле өйдә дә әллә никадәр эш эшләргә кирәк. Минем дә өйгә кайтып, диванга сузылып ятасым килә, тик иремнән аермалы буларак, мин үземә мондый ял рөхсәт итә алмый идем.

Кычкырыш-талаш ешайганнан-ешайды. Аннан юк кына ярдәм соравым була, башлана инде...

«Мин эштән кайттым! Арыдым!» – дип кенә әйтә.

Аңа калса, мин дә – эштән кайткан кеше! Ләкин ирем эштән кайткач, ашый да телевизор карарга ята. Ә мин эштән кайткан килеш ашарга пешерәм, кер юам, бала белән шөгыльләнәм... Өй эшләрен бетергәндә, төн уртасы узган була инде. Ирем инде күптән тәмләп йоклый, ә мин һаман хезмәтче кебек нидер эшләп йөрим.

Әле тагын, талашканнан соң, ирем авызын турсайтып, миңа үпкәли, атналар буе сөйләшми башлады. Мин моңа игътибар бирмәскә тырыштым. Түзәрлегем калмаган иде инде.

Һәм менә, ярты ел элек, ирем минем күз алдымда әйберләрен җыя башлады.

«Мин арыдым, ял итәсем килә. Миңа безнең мөнәсәбәтләрне уйлап-нитеп бетерергә кирәк», – диде.

Һәм ул китте. Мин аны туктатмадым. Шулай ярты ел узды.

Ярты елдан соң кайтты. Ял иттем, яңа көч белән яшәргә әзер, ди. Ә мин аны өйгә кертмәдем, кире бордым. Ял итсен рәхәтләнеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100