Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артык йөк буласым килми (Зәмирә Сәмигуллина)

Билгеле бер вакыйганы читтән генә карап торганда без – адәм баласы бер яклы гына фикер йөртәбез. Ислам дине кешеләр турында бернинди нигезсез ялгыш уйлар уйламаска өндәсә дә, шикле уйларга тиз биреләбез шул. Шәһәрдә җир асты кичүендә чәчәкләр сатучы Айгөл дә шулай уйлады.

news_top_970_100

Аның бүгенге беренче сатып алучысы — ал тасмалы кыз.

— Әниемнең туган көне. Ул лалә чәчәкләре ярата. Менә шушы сары төстәгеләрен бирегез әле, — диде ул бәясен дә сорап тормыйча.

Чәчәк бәйләмен әзерләп биргәч, биш йөз сумлык акчасын сузды. Калганын кайтарырга иртәнге якта ук кассада акча булмаганлыктан, җир асты юлындагы баскычта утыручы Зөфәргә дәште:

— Зөфәр, вак акча биреп тор әле. Акчам ваклангач, кире кайтарам.

Сатучы дәшкән якка теге кыз бала да борылып карады. Берничә секунд зәңгәр күзләрен зур ачып, шаккатып карап торды да:

— Бу син? — дип йөгереп барып Зөфәрне кочаклап алды. Аның айлар буе су тамчысы күрмәгән йөзеннән, сәләмә киеменнән, аяксызлыгыннан да чирканмады.

— Син ник монда? Әни сине кайчаннан бирле эзли. Мин хәзер, — дип елый-елый калган акчасын да алмыйча торып чапты. Иң өстендәге ике толымына бәйләнгән ал тасмалары гына күренеп калды. Айгөл аптыраудан югалып калып, кызга бирергә тиешле акчасын Зөфәрнең учына салды.

–Туганыңмы? — дип сорады Зөфәрдән.

— Кызым, — диде ир. Әмма башка сораулар бирмә дигәндәй, читкә карады.

Айгөл гаҗәпсенеп калды. Әни сине кайлардан гына эзләмәде, диде бит. Үзе ник алып китмәде икән? Нигә ташлаганнар? Бәгырьсезләр диген. Авыр хәлдәге ирен ташлап киткән хатынга ачуы килде. Ул сәгатьтә күзе гел Зөфәрдә булды. Нишли икән? Кызы белән күрешкәннән соң, бер сәгать үтмәде, Зөфәр ашыга-кабалана коляскасын көйләде. Сатучыга дәште:

— Айгөл туташ, ачуланмасаң, баскычтан гына менгереп куй әле, шәһәрне күрәсем килә, — диде.

Башка вакытта «дус»лары рөхсәтеннән башка бер җиргә дә бармый иде. Бүген ул «дусларын» да көтмичә кузгалган иргә сәерсенсә дә, артык сораулар бирми генә, егетне коляскага утыртырга булышып, өскә, шәһәргә «менгереп» куйды.

— Рәхмәт, Айгөл. Сорап килүче булса, булышканыңны әйтмә, үч алулары бар. Син бик акыллы кыз, бәхетле бул, — диде дә Айгөлнең күзләренә мөлдерәп карап, арбасының тәгәрмәчен кызу-кызу әйләндереп, шәһәр урамындагы машиналар агымына кереп югалды.

Зөфәрнең кисәтүе ярады. Төшке аш алдыннан, җыелган акчаларын алырга килеп җитте «дуслары». Иртәнге сәгать алтыда ук китереп куелган Зөфәрне урынында күрмәгәч, аптырашып калдылар. Бәхеткә, Айгөл ирне шәһәргә чыгарганда ларекта башка сатучы юк иде. Аның ярдәмен күрүче булмады. Күреп калсалар, һичшиксез, теге «дус”ның акчасына сатылачак иде күрше ларекта сатучы хатын. «Дуслар» озак тоткарланмады, китеп бардылар.

Ал тасмалы кыз озак көттермәде, әнисен ияртеп, җир асты кичүенә килеп җитте. Зөфәрне урынында күрмәгәч, гаҗизлектән саргайган күзләрен Айгөлгә төбәде.

— Күрмәдегезме, кая алып киттеләр?

Айгөлнең ирен гарип хәлендә җир астында хәер сорашырга чыгарган бу хатынга ачуы килде. Шулай да карашлары бик зарыккан, сагынулы бит, дип уйлап сорыйсы итте:

— Зөфәр кемегез ул сезнең?

— Танышым, — диде хатын.

— Исемегез?

Шәмсия. Ике ел элек хастаханәдә яттым. Аның белән дә шунда таныштык. Әти-әнисе вафат, туганнарының кайда икәнен хәтерләми, торыр урыны булмагач, кызгандым. Әмма кызгануымны әйтмәдем, миңа да иптәш кирәк дип үземә алып кайттым. Аракы эчкән килеш салкын карда ятып йоклаган да аякларын өшеткән, паспортын да югалткан. Яңадан паспорт эшләттек. Аякларын кискәннәр, шуңа коляскага калды.

Бергәләп бер ел бик тату яшәдек. Күңел яралары болай да тирән дип уйлап, бер сүз әйтмәдем. Эшсез тора алмыйм дип, аяк киемнәре төзәтергә өйрәнде. Заказлар күп булмады, пенсиясе килеп барды. Акчабыз җитәрлек иде. Кызымны да бик яратты. Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый диюләре хактыр. Зөфәр мин эшкә киткән чакларда чыгып югала торганга әйләнде. Әле тимер юл вокзалы яныннан, әле үзәк урамыннан, моннан да күп тапкырлар эзләп алып кайттык.

Сезгә йөк булып яшисем килми, үзем акча эшлим, диде. Акча җитми дип бервакытта да зарланмадым, үз пенсиясе үзенә җитеп бара иде. Язмышы белән килешәсе килмәдеме, бер чыгып китүеннән кире кайтмады. Ел ярым була инде, бер җирдән дә таба алмаган идек. Менә кызым шушында күреп кайткач килдек, — диде хатын елый-елый.

Бу хатынның күңеле түгелгәч, Айгөл оялды. Бер гаепсез кеше турында әллә ниләр уйлаган иде бит ул. Ларекка килеп чәчәк сата башлагач та, Зөфәрнең үзе турында сөйләгәне күңелендә яңарды.

— Минем беркемем дә, яшәр урыным да юк. Өйләнмәдем дә. Әмма кызым бар. Беләсеңме, өйләнмәсәм дә кызым бар, — диде тешләре коелган, йон баскан авызын ерып ул чагында. — Бик яратам мин кызымны, әнисенә караганда да ныграк яратам. Тик мин гарип бит. Минем аларга артык йөк булып яшисем килми. Алар мине эзлиләр. Тапмасыннар өчен бер ел Чаллыда булдым. Менә кызыма унсигез яшь тулганчы акча эшлим дә, кайтам үзләре янына. Әлегә кайта алмыйм, — дигән иде ул.

Әмма «дуслар”га эшләгәндә үзенә акча эшли алмаячагын көн үткән саен аңлады Зөфәр. Кайгыртучылар барында гаилә булып яшисе генә дә бит. Юк шул, горурлыкмы, кирелекме аяк чала. Менә бүген дә шәһәр шавына кереп югалды. Кайларда йөри икән?

Айгөл Шәмсия апасына шыпырт кына Зөфәрне шәһәр урамына чыгарганын әйтте. Шәмсия кызы белән ашыга-ашыга җир асты кичүендәге таш баскычлардан өскә атлады.

— Вокзалдадыр әни, әйдә, шунда барыйк, — дип ашыктырды кыз.

Ике сәгатьләп эзләсәләр дә, тимер юл вокзалында Зөфәрне очратмадылар. Чәчәк сатучы кыз Чаллыда яшәп кайткан, диде бит. Әллә тагын шунда киттеме икән? Сулышлары кабып, автовокзалга килеп җиткәндә көндезге сәгать өченче ярты иде. Анда да табылмады ир. Әни белән кыз автовокзал каршындагы паркта утырып ял итәргә уйладылар. Көне буе арлы-бирле килеп тәмам арылган. Кинәт:

–Әни! — дип сикереп торды кыз. — Әни, әнә бит!

Кыз төртеп күрсәткән якта ашыга-ашыга коляскасын әйләндереп бер ир елга портына таба бара иде. Шәмсия апа урыныннан сикереп тә торды:

–Зөфә-ә-ә-әр, — дип паркны яңгыратып, артыннан чапты. Колясканың тәгәрмәче аның саен кызурак тәгәрәгәндәй тоелды. Шәмсиянең башындагы косынкасы җилгә очты, аягындагы чүәге кыйшаеп җәфалады.

Язмышың артыннан чытыр-чатыр килеп йөгерсәң дә, язмаган булса синеңчә булмый икән. Елга порты янына килеп җиткәндә, Зөфәрнең коляскасы буш иде. Судан чыгарылган мәеткә ашыгыч ярдәм машинасының да ярдәме кирәкми иде инде.

Ике дистәдән артык ел узды. Зөфәр бик еш кына Шәмсиянең төшенә керә. Елмаеп, сагынып һәм үкенеп. «Үзен үзе юк иткәннәргә бу дөньяда нык авыр, ялгышмагыз», — ди иде ул төшендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100