Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ботоксның тылсымлы файдасын» белә торган хирург хатасы аркасында бер хатын үлгән

news_top_970_100
«Ботоксның тылсымлы файдасын» белә торган хирург хатасы аркасында бер хатын үлгән
https://www.pexels.com/

Пятигорск шәһәрендә билгеле пластик хирург Мәдинә Б. га карата суд булган. Аның иреген бер елга чикләгәннәр, бер ел дәвамында медицина белән шөгыльләнү тыела. Бу турыда үз чыганакларына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Гаепләнүчене иреген бер елга чикләгәннәр. Аңа 22 сәгатьтән соң өйдә булырга кирәк, күмәк чараларда катнашу тыела. Өстәмә җәза буларак, бер ел медицина эшчәнлеге белән шөгыльләнергә ярамый», диелә хәбәрдә.

2021 елның мартында Мәдинә Б.ның клиникасына Армавирдан 54 яшьлек хатын килә. Аның проблемалы урыннарына махсус эремә кертәләр, ләкин процедураның уртасында пациентның хәле китә һәм ул аңын югалта. Мәдинә Б. ашыгыч ярдәм чакыра, үзе реанимация эшләрен башлый. Ләкин урынга килгән табиблар пациентның үлемен раслый. Экспертиза ачыклаганча, пациент анафилактик шоктан үлгән.

Тикшерү барышында Мәдинә Б. клиникасының химик липоксация ясауга рөхсәте булмавы, стационарда пластик операция ясарга лицензиясе булмавы ачыклана.

Өстәвенә, Мәдинә Б. эремә күләмен дә дөрес исәпләмәгән. Ул лидокаин күләмен ике тапкыр арттырган. Пациент хатын шуңа үлгән.

Моңа кадәр Мәдинә Б. медицина өлкәсендә шәхси эксперт булып йөри. Ул табиб-дерматолог, пластик хирург буларак, киңәшләр бирә, «ботоксның тылсымлы файдасы» турында аңлата, йолдызларны тәнкыйтьли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100