news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Артык кайнар чәй эчүнең нәтиҗәсе - яман шеш

Бик кайнар чәй эчү аркасында үңәч яман шеше барлыкка килү куркынычы элегрәк тә ачыкланган иде. Тик конкрет нинди температурадагы эчемлекнең бу куркынычны тудыруын белү мөһим. 

news_top
Артык кайнар чәй эчүнең нәтиҗәсе - яман шеш
Бу сорауга җавап "Халыкара рак журналы"ның яңа басмасында чыккан, дип яза "Здоровье" сайты. 

Нәтиҗәләр 40-75 яшьлек 50 мең кешене озак вакыт тикшерүгә нигезләнә. 10 еллык тикшерү вакытында үңәч яман шешенең 317 яңа очрагы теркәлгән. Галимнәр катнашучыларның гадәтләрен анализлаган. Һәм бик кайнар чәй, бигрәк тә 60 градустан яки аннан да кайнаррак чәй эчкән кешеләрдә үңәч яман шеше барлыкка килү куркынычы 90%ка югары булган. 

"Күп кеше кайнар, пешереп ала торган чәй яки кофе эчәргә ярата. Ләкин безнең нәтиҗәләр буенча, эчемлекләрнең бераз суынганын көтеп тору хәерлерәк", - дигән тикшеренү авторлары. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар