Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Артык байлык күрсәткән» Гөлинәне полиция тоткарлаган

news_top_970_100

Россиядә тыелган социаль челтәрдә берничә мең язылучысы булган блогер Гөлинә Науманны, блогы өчен чираттагы видеосын төшергәндә, полиция тоткарлаган. Гөлинә фикеренчә, «артык байлыкны күрсәтү» моңа сәбәп булган. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты яза.

Гөлинә Науманнга Ерак Көнчыгыштан 14 килограм кызыл уылдык алып кайтканнар, һәм бу аны ретро стильдәге видео төшерергә илһамландырган. Гөлинә тун кигән, Мәскәүнең Кызыл мәйданына килеп, брусчаткага утырган һәм камера каршында үзенә уылдык белән зур бутерброд ясаган да шуны тәмләп ашаган. Әмма, соңрак аның янына полиция хезмәткәрләре килгән һәм аны бүлеккә алып киткәннәр.

Блогер һәм роликны төшерергә булышкан ярдәмчесе «сорау алуларга һәм җинаятьчеләр белән бергә көтеп утыруга» дучар булган.

Соңрак Гөлинә MSK1.ru басмасына хәбәр иткәнчә, аны, беркетмә төземичә, 3 сәгатьтән соң кире җибәргәннәр.

«Кремль янында ул кадәр күп уылдыкны видеога төшерергә ярамый икән. Илдәге вазгыять бай, купшы булуны тыя», – дигән Гөлинә Науманн.

Ә комментарий язучылар икегә бүленгән. Кайберләре хатын-кызны гаепләгән, аңлы рәвештә үзен провокацион тоткан, дип санаган. Кемдер хәтта «илнең имиджын бозуда» да гаепләгән – «чит ил кунакларында руслар турында ялгыш фикер туачак» дигән. Шулай ук: «Пенсиядәге әбиләр хәрби операциягә ярдәм җыя, маскировка челтәрләре үрә, «Барысы да фронт өчен!» дигән лозунг хәзер дә гамәлдә», – дип язучылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100