Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артык авырлыкның нинди файдасы бар?

Өлкән яшьтә ябыгу бик авыр, чөнки организм һәр килограм өчен көрәшә башлый, диде табиб.

news_top_970_100
Артык авырлыкның нинди файдасы бар?
pixabay.com/ru

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников артык авырлыкның файдасы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Табиб сүзләренчә, тискәре йогынтысы булса да, артык авырлык кайбер очракларда киресенчә гомерне озынайтырга мөмкин икән.

«Фәнни мәгълүматларга караганда, артык авырлыгы булган өлкән кеше (65 яшьтән зуррак) нормаль гәүдә авырлыгына ия кешегә караганда, озаграк яши икән. Өлкән кешегә бераз булса да запас кирәк. Бу яшьтә ябыгу бик авыр, чөнки организм һәр килограмм өчен көрәшә башлый», — диде Мясников.

Табиб күптән түгел Эльбруска баргач, ныклап ашавына да карамастан, 3 кг авырлык югалтуын сөйләде. Ул физик йөкләнешләр аркасында шундый нәтиҗәгә ирешә алган, шуңа күрә туклануны игътибарда тотарга һәм «үзеңне нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итәргә» киңәш итте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100