Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артык алмаларны файдалы итеп ничек кулланырга?

Алмалардан компост ясарга, башка куакларга ашлама итеп кулланырга, терлекләргә ашатырга була.

news_top_970_100
Артык алмаларны файдалы итеп ничек кулланырга?
https://pixabay.com

«Артык» алмаларны ничек дөрес һәм максималь файда белән кулланырга мөмкин булуы турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек миниистрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алма өлгерә торган вакыт җитә. Артык алмаларны куллануның иң дөрес ысуллары:

Алмаларны компост чокырына салырга. Коелган алмалар менә дигән углевод чыганагы, алар компост чокырында черемә барлыкка килүне тизләтәләр. 

Аларны карлыган, крыжовник һәм башка җиләк-җимеш куакларына ашлама урынына кертергә мөмкин.  Куаклар арасында яисә тирәсендә тирән булмаган  чокырлар ясарга, аларга коелган алмаларны ваклап салырга кирәк.  Җир белән кушарга һәм өстенә  грунт катламы салырга.

Коры яки сыек ашлама рәвешендә кулланырга.

Алманы терлекләр рационына өстәргә мөмкин. Атлар, кәҗәләр, сарыклар, сыерлар  рационына шундый витаминлы өстәмә бик файдалы булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100