Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артыгын ашау нинди авыру китереп чыгара?

news_top_970_100
Артыгын ашау нинди авыру китереп чыгара?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Табиб-диеотолог Михаил Гинзбург, күп итеп ашау инфаркт китереп чыгарырга мөмкин, дип кисәтә. Бу турыда АиФ-Москва хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, артык ашаган чакта сулыш алу кыенлаша, пульс ешая, кан басымы күтәрелә. Кешенең кан әйләнеше яхшы булмаса, коронар синдромы яки ишемия авыруы булса, күп ашау бу проблемаларны кискенләштерергә мөмкин.

«Шулкадәр күп итеп ашарга мөмкин, хәтта йөрәккә йөкләмә артудан инфаркт була ала», – ди ул.

Моннан тыш, ризык күп ашау ашказаны, бавыр, ашказаны асты бизенә йогынты ясый, бу – холецистит яки панкреатит китереп чыгарырга мөмкин.

«Артык ашау симерү һәм шуңа бәйле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Бу – гипертония, атеросклероз, шикәр диабеты һәм подагра», – ди Гинзбург.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100