Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Артыңнан әллә кайларга барырдай булдым»: Фирдүс Тямаев белән әнисе елашып күрешә

Җырчы әнисен туган көне белән тәбрик итәргә кайткан.

news_top_970_100
«Артыңнан әллә кайларга барырдай булдым»: Фирдүс Тямаев белән әнисе елашып күрешә
https://www.instagram.com/firdustyamaev_official/

Фирдүс Тямаев инстаграмга дулкынландыргыч видео урнаштырган. Җырчы гаиләсе һәм төркеме белән туган көне белән котлау өчен әнисе янына кайтып төшкән.

«Әллә кайларга барырдай булдым, улым, артыңнан. Нәрсә генә сөйләсәләр дә, син бит минеке, улым», — дип елый җырчының әнисе. Фирдүс әнисенең күз яшьләрен сөртеп, иңенә Оренбург шәле сала.

«Күпме кирәк әниләргә? Кайтыгыз, шалтыратыгыз, хәлләрен белегез дип гел сәхнәдән әйтәм. Ә үзем онытып җибәрәм. 9 мартта соңгы тапкыр күрешкән идек. Ниһаять, кайттык. Барыгызның да әниләре исән-сау булсын, кайтып керергә җылы нигезегез, исән-имин әниегез булсын», — дип яза ул.

Әлеге видео инстачыларны елаткан. «Фирдүс, әниеңне шулай зурлыйсың. Елаттыгыз, кушылып еладым. Әниегезне туган көне белән», «Лаеклы ул үстергән апа, бәйрәме белән», «Әниеңнең энергиясе 100 процент, шуның 90ын ул сиңа биреп тора. Тулысынча да бирер иде, сине каршыларга хәле калмаячак», — дип яза алар.

«И, Фирдүс балам, рәхмәт үзеңә, әниеңне яратканга. Әниең яшьли әнисез калды, мәктәптә укыганда ук эшләде. Барысы да булды аңа. Хәзер сезгә карап шатланам», — дип әнисенең яшьлеген дә искә төшергәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100