news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Артур Хәсәновтан куанычлы хәбәр

news_top
Артур Хәсәновтан куанычлы хәбәр
Фото: Артур Хәсәновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Махсус операциядәге җырчы Артур Хәсәнов үзенең өр-яңа җырын тәкъдим итте. «Казлар» җырының көен Артурның дусты Игорь Дмитриев, сүзләрен Илзирә Вәлиуллина иҗат иткән.

«Бүгеннән барлык мәйданчыкларда! Рәхәтләнеп тыңлагыз, дуслар», – дип яза хәрби бу хакта үзенең сәхифәсендә.

Сүзләреннән аңлашылганча, җырга хәрбинең туган якларын сагыну хисләре салынган.

«Йөзә казлар, йөзә күл эчендә,

Арасында бар шул шатлары.

Күңелемне айкый шул казларның

Күл өстеннән очкан чаклары», – дигән юллар бар әлеге җырда.

«Искиткеч матур җыр һәм моңлы тавыш. Уңышлар сезгә, Артур», «Бик шәп», «Бигрәк матур җыр. Аннан да матуррак тавыш! Афәрин, Артур», – дип язалар әлеге җыр янында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар