Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артур Хәсәновның шатлыклы көннәре – ялга кайткан, бүләкләнгән

news_top_970_100
Артур Хәсәновның шатлыклы көннәре – ялга кайткан, бүләкләнгән
Фото социаль челтәрдән алынды

Мобилизациягә эләгеп махсус операциягә киткән Артур Хәсәновка турында хәбәрләр бар. Күптәннән элемтәгә чыкмаган Артур, ниһаять, Яңа ел ялларын үзенең якыннары янәшәсендә үткәрә алган. 2 атнадан артык туган яклары Башкортстанда кыска вакытлы отпускта булганнан соң, янәдән махсус операция сафларына юл тоткан.

Артур белән видеоны «Татар эстрадасы» төркеменә урнаштырганнар. Ул отпускта вакытта дусты, җырчы Гүзәл Асылбаева янына килгән. Видеоны караучылар Артурның олыгаеп китүен, күзләре моңсу булуын билгеләп үткәннәр.

Җырчы егетнең әле тагын бер куанычы бар – шушы көннәрдә Артурга хәрби бүләк тә тапшырылган. Ул – IV дәрәҗә Изге Георгий орденына лаек булган. Бүләк фотосын Артур үзе күрсәтте.

IV дәрәҗә Изге Георгий ордены белән хәрби хәрәкәтләр барышында күрсәткән шәхси батырлыклары һәм югары хәрби осталык күрсәткән өчен кече офицерларны бүләклиләр.

Артур Хәсәнов хәрби өйрәнүләр вакытында «Киек каз юллары» җырын башкарып популярлашып киткән иде. Күпләр аны бу җырны төп башкаручысы Филүс Каһировка караганда да шәбрәк җырлый дип исәпли.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 15 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Исэн сау йөреп кайтсыннар иде тизерэк жиңу бн🤲🤲🤲
  • 15 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Молодец Артур!!!
  • 15 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Филус Кагировка житми инде .
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100