Артур Шөгаеповның туе булган!
Ваһапов фестивале лауреаты, яшь җырчы Артур Шөгаепов туен рәмиләштергән. Артурның сөйгәненең исеме - Наилә. Бу хакта ул Инстаграм битендә хәбәр итте.
"Ниһаять, килеп җитте ул көн. Әни иҗат иткән җырны туйда җырладым", - дип язган Артур Шөгаепов.
"Котлыйм, бәхет телим!" - дип котлаган аның элекке продюсеры Рифат Фәттахов.
"Бәхет, шатлык, уңышлар гына юлдаш булсын сезгә, балалар!", "бәхетле тормыш сезгә", - дип язганнар Артурга.